Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (12 өлеш)

Иртәгә сайлаулар дигән көнне Алмаз шәһәр хуҗасына, үзен кабул итүен үтенеп, мөрәҗәгать итте.

- Мин куйган шартлар үтәлгән булса кабул итәрмен, - дигән җавап җиткерде ул ярдәмчеләре аша.

Җитди яңалык иде бу. Алмаз күрә, барысын да сизеп, тоеп тора: Сайлауларда аны яндырырга җыеналар. Фәлах үзе тартып кертте. Һәм үзе үк аны кеше көлкесенә калдырырга җыена. Ул сайланачак урамнардагы һәр сайлау бүлегенә катгый әмер төшерелгән: «Алмаз Вәлиевны уздырмаска. Эшмәкәрләр исеме артына елышып мафиоз берләшмәләр хакимияткә омтыла...» дигән сүз таратылган. Ике сайлау бүлегендә, яшь эшкуар белән дустанә мөнәсәбәттә булуларын сылтау итеп, рәисләр алыштырылды.

Аның белән генә дә чикләнмәде Фәлах. Алмаз җитәкләгән «Алтын ай»га салым тикшерүчеләр килеп төште. Ширкәтнең һәр кибете, һәр бүлекчәсен тикшерергә керештеләр. Һичкемне кертмиләр, чыгармыйлар...

Әүвәлге вакытларда, бала-чага өчен җәйге ял урыны, ягъни пионер лагере булып хезмәт итеп, инде дөньялар “демократияләшеп” киткәчтен, Алмаз кебек эшкуарларның ял урынына әверелгән гүзәл корылмалар бар шәһәр әйләнәсендә. Ашыгыч рәвештә үзенең иң якыннары булган унбиш егетне шуларның берсенә чакыртып алды Алмаз. Мунча яктырды, өстәл яптырды, шампан аттырды. Ә максат - җитди сөйләшү иде.

- Егетләр, - дип, торып басты ул, шампан шәрабын бераз йотып куйгачтын да. - Минем хәлләр шактый киеренке. Шуңа ачыктан ачык сөйләшергә туры килә. Иртәгә сайлаулар. Ә сайлау бүлекләренә мине үткәрмәскә, дигән боерык төшерелгән.

Колаклары ишеткәнгә ышанасы килмичә бер-­берләренә сораулы караш төшереп алды түгәрәк битле, кыска чәчле матур егетләр. Әмма авыз ачып сорау бирергә ашыкмадылар. Күп сөйләшергә түгел, эшләргә күнеккән болар.

- Ни эшлибез, егетләр? Киңәшләр нинди булыр? Ашыгыч рәвештә җыелуыбызның сәбәбе шул. Бер фикергә килү, - дип, дәвам итте Алмаз.

Бу - базар түгел. Партия яисә комсомол җыелышы да түгел. Ни эләкте шуны сөйләшеп вакыт уздырмыйлар мондый даирәләрдә.

Башлык кеше - авторитет. Ул ни дисә - шул була, шул үтәлә.

-Һава шартлары үзгәрдеме әллә? - дип, берәве сорау бирергә кирәк санады шулай да.

-Аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, - дип шаяртты Алмаз.

Егетләре тыйнак кына көлешеп алды.

-Алай гына булса ярый... Тыңлыйбыз.

- Кандидатураны кире алырга соң инде хәзер. Һәм миннән аны таләп тә итмиләр. Әйттем, минем җиңелүем өчен бөтен шартлар тудырылган. Җиңелергә, оттырырга ярамый. Бу - безнең уртак җиңелүебез булачак. Минем тәкъдим шундый: сигез сайлау бүлегендә хәл ителә язмыш. Һәр бүлек өчен бездән икешәр кеше җавап бирәчәк. Һәммәгез дә берәр «лимон» аласыз. Бер өлеше сайлау бүлегендә эшләүчеләр өчен. Кызыктырырга, йомшак җирләренә юл табарга кирәк. Акчаның икенче өлеше әби-чәби, апа-сеңелләргә - гаиләдә алар сүзе үтә, сайлау язмышын да алар хәл итә. Аракыны да жәлләмәгез. Әмма онытмагыз, бу юлы аппарат безгә каршы эшли. Ләкин ул боерык әлегә сайлау бүлекчәләренең җитәкчеләрендә генә. Аппаратның безгә каршы икәнлеген онытыгыз, белмәмешкә салыныгыз. Хәер, кара халыкка моның кирәге юк. Сораулар бармы?

- Юк...

- Барысы да аңлашылды, - дигән җаваплар гына ишетелде. Һәм унбиш егет унбише дә үзләре кебегүк ялтырап, елкылдап торган унбиш машинага утырып китеп тә бардылар. Эшкә керештеләр.

Кичен шактый соңлап кына Алмазны үзе эзләп тапты Фәлах. Телефоннан шалтыратуы иде, берни үзгәрмәгән, барысы да искечә: ал да гөл диярсең.

- Арыдым, Алмаз дустым. Бу сайлау дигәннәре дә тәмам кыямәт көненә әверелде бит әле менә, - дигән булып, иң якын дусты белән серләшкәндәй башлап китте ул. Араларындагы киеренкелек тә, бүгенге «боерык» та бөтенләй булмаган, юк нәрсә диярсең.

Ул шулай эчкерсез һәм беркатлы булып сөйләшергә мөмкин. Сәгатьләр буе макташып, хәл белешеп утырырга мөмкин. Бер яктан ул шулай сөйләшүе белән кешене юмалый, изерәтә, аның саклану, каршы тору иммунитетын юкка чыгара. Икенчедән, кылларын чиертә. Ул-бу сизенмәгәнме, нинди дә булса яманлыклар кылырга җыенмыймы, диеп өйрәнә, тикшеренә... Башка, гадәти кешеләргә булган үлчәү белән килү мөмкин түгел аңарга. Сизгерлегеңне азга гына югалта яисә җуя төшсәң - төп башында утырып калачаксың. Кем-кем, әмма Алмаз Фәләхны яхшы белә иде.

- Шулай ук нык арыдыгызмыни, Фәлах Экзамыч...

- И-и, малай, сөйләмә дә. Кырыкмаса-кырык эш бит минем җилкәдә. Берәүләре йортны ремонтлагыз, юкса сайламыйбыз, дип куркыта. Икенчеләренең лифты эшләми икән, өченчеләренә җылылык килми. Кайдадыр торба шартлаган, кемнәргәдер су килми башлаган, автобуслар вакытында йөрми икән... Барысы өчен дә мин җавап бирергә тиешле, барысы да минем өстә бит, Алмаз дустым. Бер кеше ич мин, ничек түзим.

Өстәвенә берөзлексез «бабай» шалтыратып тора...

- Ил эшләре беләндер инде...

- Ил эше дә була. Малайлар кайгысыннан арынмый. Малайларның аппетит зур, анысын таптыралар, монысын дигәндәй... Әй, Алмаз дустым, үзең беләсең инде...

- Әйе, Фәлах Экзамыч, сезнең эшләр тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Сайлаулар узгач, рәхәтләнеп бер ял итәрсез әле.

- Белмим шул инде, узармы икән ул сайлаулар... Син ничек уйлыйсың, Алмаз дустым, миңа тавыш бирерләрме-юкмы? Бер-бер хәл килеп чыкмасын дип куркам бит. Күңел тыныч түгел. Байтимер Тимербаевич та кырын караштыра кебек, аныкын белмәссең...

- Сезнең авторитет беләнме?!. Халык бит кая карама «Фәлах Экзамыч та, Фәлах Экзамыч... Үзебезнең Фәлах» диеп кенә тора. Сезгә альтернатива юк бу шәһәрдә, тынычлап йоклый аласыз.

- Шулай дип уйлыйсыңмы?.. - дип, кәефләнеп сорап куйды шәһәр хуҗасы. Үзен мактаганны ярата, үлеп ярата бит менә. Һәм үзе дә бурычлы булып калмый, ике йөзлелектә аны уздырып булмый. - Ә син, Алмаз дустым, борчылма. Син инде майлаган кебек узачаксың. Бүген тагы беркат бөтен сайлау бүлекләренең рәисләрен үземә чакыртып сөйләштем. Синең хакта кабат-кабат әйттем, ал да гөл булачак хәлләрең.

- Рәхмәт, Фәлах абый. Рәхмәт инде, бөтен ышаныч сездә.

- Ярый, дустым, үзеңне тынычландырып кына шалтыраткан идем. Инде сау бул. Иртәгәсе көннәр хәерле булсын. Ятып йоклыйк булмаса.

- Шулай булсын, Фәлах абый. Шалтыратуыгыз өчен рәхмәт.

Алмазның күзенә йокы кермәде. Таңга чаклы уйланып, борчылып, борсаланып ятты ул.

Ә Фәлах исә, аның белән сөйләшкәннән соң ук, яңадан шәһәр сайлау комиссиясе рәисенең өенә шалтыратты. Сайланырга тиешле кешеләр исемлеген барлап чыктылар. Һәм һичшиксез сайланмаска тиешлеләрен. Кара исемлектә Алмаз беренче булып тора иде. Аны үткәрергә ярамаганлыкны кат-кат искәртергә кирәк санады ул. Иртән иртүк очрашкачтын да искәртте әле ул бу хакта.

Алмазның бөтен ышанычы тугрылыклы егетләрендә иде. Төн йокламый эшләде алар. Һәр сайлаучыга җиттеләр. Кемне юмаладылар, кемне үгетләделәр. Киреләнеп маташканны куркыттылар.

Сайлаулар шау-гөр килеп бәйрәм сыман узды.

Фәлах көннең көн буена кабинетында утырды. Шәһәрдәге һәр сайлау бүлегендә аның үз вәкилләре бар иде, алар сәгать саен шалтыратып хәбәр биреп тордылар аңарга. Күпме сайлаучы килгән, ниләр сөйләшәләр, нидән канәгать түгелләр...

«Җиңүчене сайлаучы түгел, санаучы билгели» дип әйтә торган булган Иосиф Сталин. Хәлиткеч санау сәгате дә килеп җитте. Фәлах штаб командиры. Инде һәр ун минут, унбиш минут саен килеп тора аңарга хәбәр. Күпләрен ул хуплап кабул итте, йөзе чытылып киткән мизгелләр дә булмады түгел. «Бу дөрес түгел, яңадан санагыз...» дип сүгенде кайсыберләренә аты-юлы белән. Ниһаять, үзен берән-сәрән тәбрикләргә керештеләр. Андый чакта авыз ярылып китте аның. Үзе өчен борчылмый иде инде. Егетләре әйбәт эшли, нәтиҗә 90 процентка ук тарта диделәр. «Ә нигә йөз түгел», - диде ул, уенын-чынын бергә кушып.

- Мин хуҗамы бу шәһәрдә, әллә мин түгелме?! - дип, өстәл сугып кычкырды, ниһаять, берсенә. - Төзәтегез, мин дигәнчә булсын. Шәһәр шурасыннан колхоз җыены ясамагыз...

Берничә урында аның үзе теләгән депутатлары узмый иде. Үзе теләгән нәтиҗәне таләп итте. Алмаз исә сигез бүлекчәнең бишесендә зур өстенлек белән узган иде. Ә өчесеннән хәбәр килми. Санаучылар, вәкилләрне куып чыгарганнар да, аерым бүлмәләргә кереп бикләнгәннәр. Шунда хәл ителә дә инде... Дөрес, өчнең икесендә комиссия әгъзалары арасында бирешмәскә, нык торырга сүз биргән кешеләр бар. Ә өченчесе өметсез иде. Анысында нәтиҗә яхшы булырга охшаса да, санаучылар югарыдан таләп ителгән нәтиҗәне бирүләре бик ихтимал. Түзмәде, үзе дә шул бүлекчә урнашкан адреска чыгып китте Алмаз.

Аның вәкилләрен, юк сәбәпне бер итеп, милиция кулга алган булып чыкты. Үзен дә кертмәделәр ишектән, аркылы төштеләр. Ни хикмәт Фәлахтан да вәкилләр, ягъни өстәмә көчләр килеп җитте. Алар бер каршылыксыз эчкә үттеләр. Санау иртәнге алтыга кадәр дәвам итте. Башкаларыннан алынган мәгълүмат төнге уникедә билгеле иде, югыйсә.

Төне буе тырышулары бушка китмәгән булып чыкты.

Йөздән-туксан бише Алмазны сызган, диделәр. Әмма, ни хикмәт, шәһәр хакимиятеннән килгән вәкилләр, барыбер, авыз-борыннарын салындырып чыкты. Башка бүлекчәләрдән алынган рәсми нәтиҗәне үзгәртә алмаганнар.

Кесә телефонына шалтыратып иртәнге алтыда ук Алмазны тәбрикләгән беренче кеше кем булды икән дип уйлыйсыз? Фәлах иде, әлбәттә!

-Депутат булуың белән котлыйм, Алмаз дустым. Зур өстенлек белән узгансың икән. Булдыргансың, уңышлар телим үзеңә.

Сезнең ярдәм белән инде. Барысы да сезнең көдрәт белән, - дип рәхмәтен җиткерде Алмаз.

Сөйләшеп тә күрсәтәләр бит, ә? Заманасы шундый.

— 37 —

Азаматның Мәскәүдә туганнан-туган апасы яши иде. Кибеттә сату итә. Җизнәсе сергач мишәре, базарда ит чаба. Фатирлары кысан булса да матур гына көн күреп ятулары. Үсеп килгән ике кызлары да бар. Азамат шуларга килеп төште. Үзенең хәл-әхвәлләрен, ни сәбәпле монда килеп чыгарга мәҗбүр ителүен сөйләде.

-Син таза егет, ит чабарсың. Акчасы да бар үзенә күрә, - диде мишәр җизни, ярдәмгә әзер булып.

-Мин юридик факультетка керү өчен килдем.

-Ха, әзи, - дип кычкырып көлде җизни кеше. – Капцык тулы акцаң бармы әллә!?

-Акча юк, - диде Азамат. - Бер айлык стипендия бирделәр. Һәм өч курсны тәмамлаганга документларым бар.

-И всемы? Соң, кайнеш, син укыган кеше. Бу бит Мәскәү. Монда бер машиналык акцаң булмаса «калинарный училище»дан башка ергә алмыйлар. Ә юрфак ул, әзи, безнең ишеләр өчен тегел. Авылдагы өйне, сыерны, сарыкларны, тавыкларны берсен калдырмый сатып бетерсәң дә кереп булмый анда... Вота шылай.

Егет борынын салындырганны күреп, апасы килеп кушылды сөйләшүгә.

- Аляветдин, бәгърем, син каты бәреләсең. Алай каты бәрелмә әле син, минем туганыма. Ул бит өметләнеп, баш тыгарга урыны калмагачтын килгән безгә. Уйлашыйк бергә-бергә, фикер-табыш итик башта. Ә син, гадәтең шул, бәгърем, кисәсең дә куясың.

- Соң, йөрәк маем, канатым, мин алим кеше тегел, ит чабучы. Чапсам өзәм, әйтсәм - турысын сүлим. Кайнеш бит үзебезнеке, гаепкә бөкмәсен. Ха-ха-ха... – дип, чишелеп көлеп тә алды үзе.

- Мин тырышырмын. Әзерләнер өчен вакыт җитәрлек. Имтиханнарны гел бишлегә генә бирергә тырышырмын, - дип, тынычландырырга уйлады егет.

- Әнә бит, гел бишлегә генә бирәм ди. Ул бит син түгел, Аляветдин бәгърем, башлы егет, миңа ошаган, - дип, туганын тынычландырырга ашыкты апасы.

Ә мишәр җизни үпкәли белми ул, «син башсыз» дисәләр дә үпкәләми, әнә. Кеткелдәп көлеп утыра.

- Мин әтьтем, канатым, бишлене тегел, акцаны сорыйлар иң элек. Акца бирмәсәң, сүләшмиләр. Вота шылай...

Мәскәү хәлләрен апасы да яхшы белә иде, югыйсә. Ул бит, туганның күңеле булсын өчен генә сөйләшә шулай. Җизнәсе хаклы иде.

-Аляветдин бәгърем, карале, - дип, кинәт җанланып китте ул да. - Теге, профессор Зөфәр атлы кешене беләсең бит син. Юрист бит ул. Академик та түгелме әле...

-Беләсеңме, дигән була... Кара инде, беләсеңме дигән була, - дип, янә кеткелдәп алды җизни кеше. Көлү килешә иде үзенә. Болай да кызарып торган бит-муеннары тәмам өлгереп әтәч кикриге төсенә керде. - Юрист кына тегел, писатель да ул, канатым.

-Шул, үзе инде, детективлар яза, - дип, тәкатьсызланды апасы. - Әле бит көнләшеп тә йөрдең үзеннән.

-Шылай диң, ато, беләсеңме дигән була... Очрашсагыз, авызыңны авызыннан алмый сүләшә башлыйсың бит, канатым. Күзләрең май ашаган мачыныкы күек ялык-йолык килеп яна башлый.

-Бардыр инде, Аляветдин бәгърем, янган чаклары да булгандыр, - дип, иренең көнләшүеннән рәхәтлек кичерде апасы. - Акыл дисәң - акылы бар, буй дисәң -буе, теле турысында әйтеп тә тормыйм - бәлеш майлагандай сөйләшә. Менә шул Зөфәр абый янына барып кайтыйм, Аляветдин, бәгырь, ул ярдәм итәр бәлки. Ярдәм итмәсә дә киңәш бирер. Бик тә татар җанлы кеше диләр үзен.

-Соң, канатым, матур сүләсәләр эрисең дә китәсең бит син. Бәлеш майлагандай дисең... Үз бәлешеңне майлап кайтарырга да күп сорамас ул Зөфәр. Үзем барам, - дип кырт кисте мишәр җизни. - Сине җибәрсәң, йә кайтмассың, кыз-катын халкына ышанып булмый хәзер.

-Күр инде, мине алмыйм, дигән була. Ярый ла сүзең үтсә. Үзеңне тыңлап торырга арасы булса. Аны бит бик тә мәшгуль кеше диләр...

-Сиңа мәшгуль түгел, ә миңа мәшгульме?.. Кара син аны, ничек сүләшеп куя. Өйдә утырып торырсың, канатым. Мин үзем барам, - диде Аляветдин чын-чынлап. - Мишәр мишәрне аңлар. Вота шылай...

Аляветдин чынлап та күреп сөйләште үзе белән. Профессор таныды, онытмаган икән. Әүвәлгерәк заманнарда ит алган чаклары да була идее аның. Йомшак җирләрен генә чабып бирә иде үзенә Аляветдин.

«Университетка - булмый, - диде профессор, ихлас күңелдән киңәш-ярдәм итәсе килеп. - Министр килсә дә акчасыз кертә алмый улын». Һәм юлын күрсәтте.

Ул үзе бер юридик академиядә дәресләр алып бара икән. Шунда урнаштыру яхшы булачак. Дөрес, анда уку түләүле икән, әмма...

- Ул авылда үскән малаймы? - дип сорады профессор.

- А как же, авылда канишне.

- Ат карый беләме икән?

- Ник белмәсен, белә, - дип, җавап кайтарды Аляветдин белсә-белмәсә. - Авыл малайлары ат өстендә туа бит ул. Чабып барган аргамакны дагалый торган егет.

Әлеге шул юридик академиянең ректоры атлар дип, дөньясын оныткан кеше икән. Шәһәр читендә биш-алты нәселле ат асырый икән. Зөфәр әфәндедән, татар булуын истә тотыптыр күрәсең, бер-бер авыл егете таба алмассыңмы, дип сораштырган булган.

Менә бит баш Аляветдиндә! Профессорны да эзләп тапты. Мәсьәләне дә хәл итеп кайтты. Кайнешкә эш тә булды. Торыр җир дә. Һәм «поблату» укырга да алачаклар икән үзен. Егет чынлап та башлы булса әле тора-бара икенче яисә өченче курска да күчереп булмасмы дигән, профессор.

Ит чабучы гына булса да, әнә ни кадәрле мәсьәләләр хәл итеп кайтты Аляветдин җизни. Яратмас җиреңнән яратырсың, хатыны кочып-үбеп алды үзен.

-Вота шылай, кайнеш, - диде Аляветдин, үз дәрәҗәсен белеп кенә. - Бер баруда өч куянны атып кайттым...

-Ниткән куяннар тагы, телеңә салынма әле, Аляветдин. Ачыграк сөйлә.

-Ачык сүлә, имеш. Куда ачык сүлим санә. Укырга урын булды - бер. Яшәргә урын - ике. Бездә яшәр идең дә бит, кайнеш, кызлар үсеп җитте. Липчик-фәлән киюне сүмиләр, ә имиләре олы. Син түгел, миңа төртелеп узалар, дөньялар тарайды. Карчык белән йокласак та ярты борын белән сулыйм. Өченчесе - кайнешкә эш булды. Эшләгәч акца да булыр. Акца кирәк хәзер, акца... Вота шылай.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: