Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Алланың кашка тәкәсе (10 өлеш)

Ирекле матур тормыш килүенә өметләнгән сарыклар көн дими, төн дими эштә булды. Үзләре табып кайтарган яңа башлык - Кашка тәкә өчен һәр көтүлектә җәйләү корырга керештеләр. Һәр көтү үзенчә тырышты. Башкаларны да уздырырга теләп, күрше-күләннекеннән бермә-бер арттырып эшләргә омтылдылар. Башлыкның бер мактау сүзен ишетү өчен үз авызларыннан өзеп тукранбаш үстерделәр, чишмәле тугайларга юкә утырттылар.

Кемнең ничек эшләгәнен, тырышканын бер мөгезле аксак тәкә күзәтеп, тикшереп торды. Һәр көтүдә аның да үзенә күрә администрация җитәкчесе билгеләнгән. Җитәкче булып билгеләнгән ул тәкәләр эш эшләми - ит тә юк, йон да юк алардан. Башкаларга эш кушып, башкаларны куркытып тору - аларның төп вазыйфасы. Үзләрен дә кайгыртырга онытмыйлар, әлбәттә. Әйбәт печәнлектән ашап, махсус чишмәләрдән генә эчеп, бикәчтән бикәчкә күчеп-күчеп типтереп яшиләр.

Ә инде көтүдә бер-бер сарык канәгатьсезлек белдерсә, яисә яшәү шартларының кыенлыгыннан зарланса, ике дә уйлап тормастан, аның арт сабагын укыталар. Шундый итеп укыталар ки, йә тынсыз каласың, йә тын чыгармас буласың.

-Илдәге үзгәрешләрне без, сарык булып яшәүдән туеп, матур тормыш кору хакына башлаган идек. Ә нәрсәгә ирештек? Тормышыбыз икеләтә-өчләтә кыенлашты гына, булмый болай. Түзәр хәл калмады, -дип, зарланды беркөн ике бәрән иярткән тәҗрибәле оратор.

-Дөрес. Дөрес, булмый болай. Башлык сайлаганчы әйбәтрәк тә яши идек әле, - дип җөпләделәр үзен.

Моны тыңлап торган бәрәү ораторның сүзләрен көтүнең үз администрация башлыгына җиткергән. Тегесе исә шундук сыңар мөгезле аксак тәкәгә хәбәр иткән. Аксак - Кашка тәкәгә.

-Шуннан соң ни булганын белсәгез икән. Ике бәрәне бар дип тормадылар, тәҗрибәле ораторны илдән сөрделәр.

-Тәҗрибәле ораторны гафу итәргә кирәк. Яңа тормыш турында башлап сүз әйткән иде бит ул, - дип якларга тырышып караучылар булды үзен. Әмма файдасыз.

-Каршы сүз әйтмәсен иде. Без демократик илдә яшибез, оппозицияле уйнамыйбыз, җәмәгать, - диде сыңар мөгезле аксак тәкә.

Көтүне дә куып тараттылар. Ә администрация башлыгын Үзәккә җаваплы эшкә чакыртып алдылар. Көтүсез калган сарыклар анда барып сугылды, монда барып бәрелде - һичбер көтүгә кабул итмәделәр үзләрен. Тора-бара тегендә-монда китеп таралдылар, кайсыберләре урманда адашып югалды. Кыскасы, юк булдылар.

Яңа башлык, карап торуга әллә ни күренмәсә дә, шул рәвешле, үзенә каршы чыкканнарга көн күрсәтмәде.

Аның каравы өйләнергә кирәк тапты. Кәләш әзләргә керештеләр. Һәр көтүдән иң яшь бикәчләрне күрсәттеләр үзенә. Ошамады.

-Мин бит гади тәкә түгел, башлык. Башлыкның да ниндие? Алла биргән Кашка тәкә, - диде ул, эре генә. -Бикәчләрегез матур, әлбәттә. Әмма минем өчен түгел. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки миңа көтүдә йөргән гадәти сарыклар тиң була алмас.

-Бөдрәкәй... Бәлки Бөдрәкәйдә тукталырсыз, - диеп, тәкъдим итеп карадылар. - Күз уңын алырлык яшьлеге, матурлыгы бар.

Алгы тоягын күтәреп, колак артын кашып алды Кашка тәкә.

- Бөдрәкәй турында уйлап карарга була. Ул гадәти бикәч түгел. Шулай да... уйларга, алдын-артын искә алып, иснәштереп, бераз уйланырга кирәк булыр, - диде түшен киереп.

Егетне иреккә чыгардылар. Әмма бер шарт белән - бу шәһәрдән китеп югалырга тиешле иде ул. Ике тәүлек эчендә. Һәм һичкемгә берни сөйләмәскә.

Ләйсән яшәгән тулай торакка килмәде ул. Шалтыратып хәбәр дә салмады. Очрашулары да көтмәгәндә, уйламаганда булды. Ләйсән ашыга-кабалана консерваторияга үтеп бара иде. Кинәт күзенә таныш гәүдә чалынган сыман булды. Тукталып калды кыз. Урамның аргы тарафында, әүвәл газета-журнал сату өчен җайланып, инде яңа заман җиткәч сагыз, сыра, шәраб ише чит ил малы сатуга күчкән киоскка сөялеп чарасыз басып торган егет Азамат иде. Кычкырырга итте кыз. Шатлыктанмы, белмәссең, нидән, тавышы чыкмады. Йөгереп китәр иде, урам тулы машина, ташкын булып ике тарафка агылып торалар.

Егет аны күрми иде. Кыз аңарга бер ара сынап карап торды. Ялгышмаган. Шул, Азамат инде. Әмма элгәреге бөркет түгел. Әллә канатлары салынган, әллә сынган, белмәссең. Әүвәл бит аның карашы дөньяны колачлый, күзләре уйнап тора торган иде. Ә хәзер ул, әнә, аягочларына, түбәнгә текәлгән. Әүвәл чабышкы ат, җигелмәгән тай иде бит ул. Ә бу юлы авыр йөк ташып хәлсезләнгән, йончыган эш атын хәтерләтә.

Түзмәде, үзен тыеп кала алмады кыз, «Азамат» дип, урамны яңгыратып кычкырып җибәрде.

Егет ишетте тавышны. Як-ягына каранып алды, әмма урамның каршы тарафына күз салмады. Юктыр, бу Азамат түгелдер лә. Ул булса, Ләйсәнне әллә кайчан күреп алган булыр иде. Алданрак күрер, кызның артыннан йөгереп килер һәм дәү учлары белән аның күзләрен каплаган булыр иде:

«- Кем бу, әйт. Әйтмәсәң, күзләреңне ачмыйм.

- Бумы?.. Бу - Азамат.»

Урамны тутырып көлешкән булырлар иде. Бер-берсен бит очларыннан тыйнак кына үбеп, инде әллә кайчан йөгерә-уйнаклый җитәкләшеп китеп тә барган булырлар иде. Азамат түгелдер...

Карашлары да очрашты ниһаять. Ләйсән аңарга кулын изәде. Егет гәүдәсен җыя төшеп, баш какты. Әмма урам аша чыгарга ашыкмады. Светофорда яшел ут кабынгач та Ләйсән үзе йөгереп чыкты аргы тарафка, һәм... егетнең күкрәгенә барып капланды. Күзләренә яшь килде. Мышык-мышык үксеп елады. Ул аны бик тә, бик тә сагынган иде бит.

Кеше-кара күзенә чалынудан куркып, иске җимерек йортлар арасыннан тар тыкрыкка кереп китте алар.

-32-

Яучы булып Бөдрәкәйгә сыңар мөгезле аксак тәкә үзе килде.

- Бөдрәкәй, без сине олуг башлыгыбыз Кашка тәкәгә димләдек, - диде ул, сөенче алырга ашыккан малай сыман еш-еш сулыш алып.

Авызына капкан бер чеметем үләнне йотарга онытып телсез калып торды яшь бикәч. Әмма җавапсыз калмады.

-Ә минем фикер белән кызыксындыгызмы? - диде ул, тәкъдимгә бер дә исе китмәгәнне күрсәтеп.

-Бә-ә, Бөдрәкәй, син үз акылыңдамы, - дип, тел шартлатты. Сыңар мөгезле. - Башлыкны бер күрү өчен җанын фида кылырга әзер безнең сарык халкы.

-Минем күргәнем бар. Бер күрдем, һәм гарык булдым...

-Син үз акылыңдамы, Бөдрәкәй. Гарык булдым, имеш... Син сарык бул.

-Сарык булып күп яшәдек. Без яңача итеп тормыш кору, көн күрү турында хыялланган идек ләбаса. Киресенчә килеп чыкты...

-Син... Син үз акылыңдамы? - дип, тавышын күтәрде сыңар мөгезле. - Телеңә бик салынма алай, бик тиз кыскартырбыз.

-Телемә салынмыйм. Мин дөресен сөйлим. Бер мин генә түгел, башкаларның телендә дә шул. Сарык булып яшәргә теләми берәү дә.

Сәламәт тоягы белән җиргә тибеп алды сыңар мөгезле аксак. Бөкере чыккан гәүдәсен турайтырга итте.

-Бу кадәр дә сарык булсаң булырсың икән, Бөдрәкәй. Мин синең өчен, сине бәхетле итү өчен йөгереп йөрим. Олуг башлыгыбыз Кашка тәкәнең үзеннән димче булып килдем. Ә син... Их, син!

-Кашка тәкәгә әйтегез, без аңарга шундый олы өметләр багълаган идек. Башлык булып килгәч, илне, халыкны, башкаларны да кайгыртыр дип уйлаган идек. Без – сарыкларга нинди уңайлы форсат бирелгән иде бит, бәлки ул сарыклар тарихында түбәнлек һәм хокуксызлыктан котылуның соңгы форсаты булгандыр... Ә аның бар белгәне – үзе булды... Сарыклар язмышын кайгыртасы урында үз-үзен кайгыртудан бушаганы юк. Аның комсызлыгы һәм куркаклыгы аркасында гына без мәңгегә сарык булып калдык... Ә нинди форсат бирелгән иде бит!..

Тагы җиргә тибеп алды сыңар мөгезле аксак. Бу юлы бер түгел, ике типте.

-Туры сорауга туры җавап көтәм, әйт, чыгасыңмы, юкмы? Башлык синнән җавап көтә.

-Туры соравыңа - туры җавап: чыкмыйм, - диде Бөдрәкәй. - Мин ул Кашка тәкәгезнең кем икәнлеген сездән алданрак белгән. Үзегезгә булсын.

- Их, син, кадер белмәгән нәрсәкәй, - дип, үзалдына сүгенеп алды сыңар мөгезле. - Көнозын көтүдәге сарыклар белән тынчып йөргәнче, ханбикә булып юкә күләгәсендә генә утырган булыр идең. Ашаганың-тукранбаш чәчәге, эчкәнең - чишмә суы булыр иде.

- Рәхмәт, башканы эзләгез, - булды соңгы җавап.

Сыңар мөгезле башкача ни дияргә дә белмәде. Мөгезсез тарафка башын кырын салып, титаклый-титаклый китеп барды. Аның хәлен аңларга була. Башлыкка ни дип әйтер ул. Нинди сүзләр табар, ничек аңлатыр. Бөдрәкәй сине кире какты, сине күрергә дә теләми дип әйтсенме?..

Башлыкның холкын белеп булмый. «Аңлата белмәгәнсең... Үгетли белмәгәнсең», - дип, үзен битәрләп атарга да күп сорамас. Үзен кире какканны, йә әйтегез, кайсы тәкә аңларга теләр дә, кайсы тәкә дөрес нәтиҗә ясар. Ә Кашка тәкә турында әйтеп тә торасы юк. Ул аны һичшиксез түрәлектән куачак.

-Йә, Бөдрәкәй кая, нигә аны бүген үк алып кайтмадың? - дигән сорау белән каршылады үзен Кашка тәкә.

-Хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, - дип, сүзне ерактан башлады Сыңар мөгезле тәкә. Ул инде кәҗә сукмаклары буйлап кайтканда ук җавапның ике-өч вариантын уйлап куйган иде. Тәвәккәлләп шуларның иң көтелмәгәнен әйтеп салды. - Бөдрәкәйнең сезнең янга бик киләсе килә килүен, әмма, мин иң элек сезнең белән киңәшергә кирәк таптым.

-Йә әйт, ул ниткән киңәш инде тагын? Алып кайт, диелгән бит инде сиңа...

-Хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, Бөдрәкәй үзе бик риза инде ул. Мин авыз ачканчы ук, «Әйт әле, сөйләшеп кара әле шул Башлык белән, мине үзенә алмасмы икән?» дип соранырга кереште.

-Соң... Алырга да кайтырга иде үзен.

-Анысы шулай. Әмма, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, мәсьәләнең икенче ягы да бар икән әле.

-Йә-йә, - диеп түземсезләнеп, җавап көтте башлык...

-Бөдрәкәй - сез белгән, мин белгән бикәч түгел икән ул хәзер. Ул үзгәргән. Бик нык үзгәргән. Сер итеп кенә әйттеләр, үзе артыннан икешәр-өчәр тәкә ияртеп йөри икән ул, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз.

-Ә син моны үзең күрдеңме? Гайбәт кенә түгелме?..

-Күрдем, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, үз күзләрем белән күрдем. Карт карама күләгәсендә көтүдән качып зур мөгезле бер ак тәкә белән аркаларын кашышып торалар иде. Күрдем дә, гайрәтем чикте. Сезнең тәкъдимне әйтеп тә тормадым.

-Дөрес эшләгәнсең, - диде, Кашка тәкә. Башка берни дәшмәде. Йөрәк ярсуын басарга диптер инде, кырт борылды да салкын чишмәгә таба ипле генә атлап китеп барды.

— 33 —

Шәһәр шурасына сайлаулар борын төбендә. Телевидение, радио һәм газеталар шул сайлау турында гына сөйләп тора. Мәйданнарда халык. Ораторлар, йодрыкларын болгый-болгый сөйли, вәгъдә итәләр, күчтәнәч өләшәләр. Урамнарны аркылыга-буйга транспорантлар бизи. Диварларда, игълан такталарында портретлар һәм халыкны бәхетле итү, илне бөлгенлектән чыгару программалары, кая карама шәһәр башлыгы Фәлах әфәнденең дәү портретын аскан һава шарлары очып йөри.

Фәлах әфәнденең игелеге белән завод-фабрикаларда хезмәт хакы өләшкәннәр. Район саен берәр ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылган. Укытучылар, врачларны да кайгырта икән Фәлах әфәнде. Югары уку йортларында укучы студентларга стипендия вәгъдә иткән. Ә пенсионерлар, пенсионерлар ни сөйли, колак салдыгызмы икән?!. «Пенсияләрне моннан ары вакытында бирергә» дип, Фәлах әфәнде катгый таләп куйган. Шуның өстенә һәр карт-карчыкка берәр кило кара бодай ярмасы, бер кило ак он, бер шешә аракы һәм берәр пачка Һинд чәе дә тараттырган бит әнә.

«Татарга татарча эндәшә, урыска «драстуй» дип әйтә, иллә дә уңдык соң шәһәр башлыгыннан», дип, хәйран калып сөйли Яңа бистә карчыклары. Сайлау көнне портретын күтәреп чыгарга җыеналар икән хәтта.

Фәлах әфәнде сайланыр анысы, сайламасапар да сайланыр. «Сайлаучылар ни ул, санаучылар үзебезнеке булсын» дигән гыйбарә бар. Моны бит бездә яхшы үзләштерделәр. Фәлах әфәнденең җаны тыныч ул яктан.

Ләйсәннең абыйсы Алмазның хәлләре ничек икән анда? Ул да бит, әлеге дә баягы шул Фәлах әфәнденең үгетләренә бирелеп сайлауга чыгарга җөрьәт иткән иде. Хәтерлисез булса кирәк, шарт та куелган иде аның каршында. Ә шарт үтәлмәде.

- Син кеше көлкесенә калмагаең, егет, - диде аңар шәһәр хуҗасы көннәрнең берендә.

Игътибар иткәнсездер, «дустым» димәде, ераклаштыра төште.

- Нигә, сез бит үзегез тартып керттегез мине бу уенга. Бергә-бергә җиңеп тә чыгарбыз.

- Ә вәгъдә? - дип, авызын киң җәеп мәкерле елмайды хуҗа. - Вәгъдәңне бит үтәмәдең.

- Сез беләсез, вәгъдә бирдем исә, үтәми калганым юк. Бурычлы булырга яратмыйм...

Хуҗа ярты юлда бүлде үзен.

-Юк-юк, бурыч түгел. Вәгъдә турында бара сүз. Ләйсән хакында...

-Үз сеңелемне кул-аякларын бәйләп сезнең ятакка салырга вәгъдә бирмәдем. Һәм, гомумән, күрешкән саен шул хакта канәгатьсезлек белдерү, кинаяле сүзләр әйтү яхшы түгел бит, Фәлах әфәнде, - дип әйтеп салмасынмы Алмаз.

-Әнә ничек... Әнә ничек, - дип, үзенә күрсәтелгән кискенлектән кабарынып-бүртенеп чыкты Фәлах. - Инде миңа нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлекне өйрәтергә җыенасыңмы? Бу ни була?!. Эт симерсә, хуҗасын тешли, дигән сыман килеп чыга түгелме!

Дәвам итмәде Фәлах, иреннәрен тешләп үзен тыелырга мәҗбүр итте. «Мин сине ничек сөйләшергә өйрәтермен әле...» дип янады үзалдына.

Үзе дә курка калды Алмаз. Фәлах белән бозылышырга ярамый. Соңгы чиктә дә барырга ярамый бит андый акылсызлыкка. «Көчле белән бил алышма. Көчленеке - замана», ди, халык. Ә Фәлах көчле генә түгел, аның чиксез-чамасыз, хакимияте бар. Аның бер сүзе үзеңне җир белән дә тигезләп куя ала.

-Җайсыз сүз әйтсәм, гафу итегез, Фәлах Экзамыч, - диде Алмаз. - Һич кенә дә сезнең кәефне бозарга җыенмаган идем. Зинһар, гафу итегез?!,

-Гафу белән сату итегез, Алмаз дустым. Без яшь чакта синең кебекләргә шулайрак җавап кайтаралар иде. Төшендеңме?!.

Төшенми, кая барасың. Килешмәсә дә, килешкән атлы булып, баш какты Алмаз.

- Инде мине тыңла, - дип дәвам итте шәһәр хуҗасы. - Ләйсәнгә дигән фатирның ачкычлары минем кесәдә йөри. Син аларны бүген ук үзенә илтеп тапшыр. Һәм күчереп тә куй. Карышса, әйт, ул яшәгән тулай торак авария хәлендә, минем әмер белән якын көннәрдә ремонтка ябылачак. Күчәргә туры киләчәк, барыбер... Тагы шуны дә әйт, теге малаен онытсын. Ул җүнле егет түгел, ниндидер җинаятьчеләр белән буталып беткән, милиционерлар белән сугышып утырып чыккан. Наркотиклар белән дә шаяра дигән хәбәр бар. Кыскасы, юлдан язган егет. Сеңелең аңламаса, үзең аңлат. Чарасын күр. Менә шул... - диде ул, нәтиҗә ясап. Һәм искәртергә кирәк тапты. - Күчү-күченү эшләрен башкарып чыгу өчен сиңа ике көн җитәр дип уйлыйм. Ә сайлауларга бер атна вакыт калды.

Өстәл тартмасыннан чыгарып ачкыч бәйләме сузды Фәлах. Һәм яңа фатирга рөхсәт кәгазе. Сүзебез шуның белән тәмам, дигәнне аңлатып кулындагы алтын сәгатькә күз төшереп алды. Телефон трубкасына үрелеп үзенә ярдәмчеләрен чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев