Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Акланмаган өмет

алны чиләккә тустаган белән тутырырга булдык. Чүмечне сайлаганда, артык бәхәс чыкмады. Галимҗан моның белән шунда ук килеште. Беренчедән, тустаган – кашык түгел, әйбәтләп сосарга була. Икенчедән, аның тоткычы да озын, куышлыкның төбенә кадәр төшеп җитә.

Балын күрсәк тә, умартасын күрмәгән малайлар, агач куышлыгында да бал өч литрлы банкадагы кебек җыелып тора дип уйладык. Янәсе, безгә барып сосарга гына калган. Әзерләнә торгач, көннең кайсы вакытында барырга икән диеп уйлый башладык. Көндез китсәк, бал тутырып кайтканда, авыл кешеләре очравы мөмкин. Хәзер ничектер, безнең вакытларда авыл кешесе очраса, гадәттәгечә: «Исәнмесез!» – диеп исәнләшмиләр иде, ә: «Кая бардың, кайдан кайтып киләсең, нәрсә алдың?» – дип сорыйлар иде. Минем ул вакытларда бу сорау ларга бик ачу килә иде. Соң, кая гына бармас та, нәрсә генә алмас кеше! Аның бөтенесен бик әйтеп тә бетерәсе килми бит әле. Мәсәлән, син колхоз кырыннан майка эченә яшел борчак тутырып кайтып киләсең ди. Моны кешегә бик күрсәтмәскә тырышасың, чөнки мондый эшләрне колхоз идарәсе бик өнәп бетерми.

Ә инде бер чиләк бал белән кайтып килгәндә кеше очраса, нәрсә дип әйтергә, кайдан алдым дип аңлатырга? Чөнки Галимҗан бал тапкан агачтан ерак түгел колхоз умартасы да бар иде. Нәрсә уйламас кеше! Мин азрак үскәч кенә аңлый башладым авыл кешеләренең, бер-берсе белән очрашканда, мөмкин кадәр күбрәк авыл хәбәрләре белән кызыксынуларын. Чөнки авыл тормышын алып бару өчен кирәк булган бөтен мәгълүматны, телевизор, телефон, интернет булмаган заманнарда, авыл кешесе кайдан алган? Әйе, бер-берсе белән очрашканда, авыл урамындамы, мәҗлестәме, җыелыштамы... Кибеткә бүген нинди товар кайткан, ипи килгәнме, бүген клубта нинди кино була, кемнәргә, кайдан, нинди кунаклар кайткан, кунаклар янына кереп чыгарга буламы? Чөнки, ипи кайттымы икән дип, көнгә берничә тапкыр авыл башыннан кибеткә чабып йөреп булмый бит – кибет ягыннан кайтып килүче берәр күршеңнән белешәсең.

Уйлашканнан соң, балга кичкә таба, эңгер-меңгер тирәләрендә кузгалырга булдык. Без барып җиткәнче, караңгы төшә башлар, ә инде балны тутырып, авылга кайтып җиткәндә, бөтенләй караңгы булачак. Бу вакытта инде авыл урамнары да тына башлый. Әгәр дә берәр очраклы кеше очраса, караңгыда безне танымыйча, артык сораулар бирмичә, үтеп китәр дип уйладык.

Ниһаять, безнең билгеләнгән көн дә килеп җитте. Мин, чиләкне капчыкка тыгып, лисәпид артындагы утыргычка бау белән ныклап бәйләп куйдым. Тустаган чиләк эчендә шалтырамасын өчен, аны сөлгегә төреп салдым. Сөлгенең дә бал тутыргач кулларны сөртергә кирәге чыгар дип уйладым. Чиләккә ярты күмәч тә салдым, чөнки каяндыр, балны иписез күп ашап булмаганын ишеткән идем. Көн кичкә алышканда, өйдәгеләргә артык сиздермичә, без юлга чыктык. Көн матур, җәйнең җылы кичләре, безнең дә күңелләр күтәренке.

Галимҗан тапкан баллы агач урман хуҗалыгына бара торган юл буенда, урманга керер алдыннан сул якта урнашкан булып чыкты. Юллар коры булганга, лисәпидләрдә агач янына тиз килеп җиттек. Агач куышлыгы тирәсе дә безгә тыныч күренде. Мөгаен бал кортлары көне буе эшләп, хәзер ял итәләрдер, хәлләре юктыр, безне артык борчымаслар дип уйладык. Агачка менеп, кемнең бал тутырасын алдан сөйләшмәсәк тә, бу билгеле иде инде. Дөреслек буенча, һичшиксез, балны кем тапкан, шул тутырырга тиеш. Бауны алып, Галимҗан маймыл кебек агач башына менеп китте дә, миңа бауны төшерде.

Мин тиз генә бауга чиләкне бәйләп, эченә тустаганны салып, өскә менгезеп җибәрдем. Уф, аллаһка тапшырдык, тотындык, дип уйлап өлгермәдем, башка шапылдап чиләк килеп төште. Ярый әле минем бәхеткә Галимҗан чиләкне бал белән тутыра башламаган иде. Әгәр дә Галимҗан тутырып өлгергән булса, шул ун литр бал минем башка килеп төшсә, мин беткән идем анда. Энде (бездә гаҗәпләнүне белдерә бу сүз) ныклап, нәрсә булды икән дип, бер адым читкә атлап, башны күтәреп карамакчы гына идем, баштан аякка кадәр бал кортлары белән уралган Галимҗан җиргә гөрселдәп килеп төште. Сикереп торды да: «Ычкындык!» – дип, ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрде. Кычкырмаса да, эшнең хөрти икәнен үзем дә аңлап алган идем инде. Лисәпидләргә атланып, бар көчкә авылга таба куа башладык. Без куабыз лисәпидне, кортлар безне куа. Норлат тавыннан төшкәндә дә мондый тизлек белән чапкан юк иде.

Авыл башындагы тегермәннәргә җиткәндә генә көчкә-көчкә кортлар безне куудан туктады. Тегермәннәр янындагы бүрәнәләргә утырып, ярты сәгать хәл алдык. Аннан Алан башы кизләвенә төшеп киттек тә, күлмәкләрне салып, башларны, тәннәрне юдык, чөнки корт чаккан урыннарның януына түзәрлек түгел иде. Икенче көнне күз төпләре шешеп чыкты чыгуын, ләкин өйдәгеләрнең берсенең дә моңа исләре китмәде. Җәй айларында авылда бала-чагаларны бал корты чагу – гадәти эш иде. Икенче көнне Галимҗан белән очрашкач, нигә безнең план барып чыкмады, кайсы җирендә ялгышлык җибәрдек диеп уйлый башладык. Операциягә нык лап әзерләнсәк тә, бер җирен төгәл уйлап бетермәгәнбез. Без бал тутырганда, кортлар кайда булырга тиеш иде икән соң? Алар бу вакытта чыгып торырга, яисә агач куышлыгының бер стенасына сыенып, селкенмичә ябышып торырга тиеш булганнармы? Ә алар, чыгып, безгә ябыштылар. Икенче көнне дә без бу сорауларга җавап таба алмадык.

Шуңа күрә, безнең план барып чыкмады да инде һәм байлыктан да колак кактык. Планның иң уңышлы җире –безнең вакытны дөрес сайлавыбыз булды. Кортлардан качып котылып, авылга килеп кергәндә, чыннан да караңгы төште. Авыл халкы безнең бу хурлыкны күрмәде. Ә инде безгә балдан авыз итү насыйп булмады. Кайда югалдылар балачакның бу кадерле мизгелләре? Балачакка кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса, дип җырлыйсы гына калды.

Рафил Җәләлиев. Күгәй (Ахыры). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев