Яшел Үзән

Агыла да халык, агыла (Яңа ел алдыннан уйланулар)

Агыла да халык, агыла. Кая бара ул? Ник бара? Нәрсә эзли? Чит җөмһүрияттә, ят калада ниен югалткан? Агыла халык.

Болытлар кеби әле бер, әле икенче якка агыла. Гүя Жир шары үзенең полюсларын буташтырып мәтәлчек аткан да, Елга суы әле бер, әле икенче якка ябырылып ага. Табыш һәм табыныр кыйбласын югалткан халык та тормыш алып барыр әмәл эзләп чайпала, дулкынлана, түгелә, егыла. Тырмашып булса да тагын торып баса… һәм тагын гомумдулкын шаукымы астына кереп югала.

Советлар Союзы империясе вакытында шулай иде.Хәзер дә – төрле өммәттән һәм милләттән булган халыклар өстеннән Рәсәй Федерациясе дигән черек империя хакимлек итә башлагач та шулай. Аерма тик шунда: теге вакытта Яшел Үзән халкы, көненә алты тапкыр килеп-китә торган электричкалар, автовокзалдан унбиш минут саен кузгала торган автобусларга тулып, Мари Иленең Татарстан чигенә үк терәлеп утырган Волжск каласына агылган булса, беркавым вакыттан инде күршеләр Яшел Үзән шәһәренә эләгү өчен электричка һәм автобус ишекләрен штурмлый башладылар. Иртәнге якта ук беренче зур дулкын төньяктан китереп бәрсә, икенче куәтле дулкын - Канаш ягыннан җилдерүче электричкалар белән килә. Шәһәр урамнарында, кибет чиратларында, базар прилавкалары янында өйләгә кадәр мари, чуаш, татар вәкилләре урысча сиптерә.

Өйләдән соң, беренче дулкын үз торышына чигенгәч, шәһәр бушап калгандай була. Үзеңне ничектер моңсу хис иткәндәй тоясың. Ә бит, югыйсә, аягыңны алданрак киенмәсәң, ипи-сөтсез, итсез-майсыз авыз ачып калуың да ихтимал иде. Кибет киштәләрендәге азык-төлек баскын мосафирлар капчыгына күчәр иде.
Мосафир, димәктән, бөтен илебез, шәһәр-авылларыбыз белән мосафир бит без. Теге заманнарда бөтен әйберләр дефицитка әверелгән вакытта Волжск каласы урамнарын кайсыбыз гына таптамый калды икән?

Заманалар үзгәреп алды. Базарга йомшак кына атлап кереп барганда кунакларны без кабул иттек. Күңел киң булгач, аларга да, безгә дә җитте тагы. Менә шулай яшибез. Халык әле анда, әле монда агыла. Пычрак сәясәт гарасаты өертә халыкны.

Әле менә бездә башагайлар халыкны социаль яклауның яңа формасын уйлап таптылар. Һич тә көтмәгәндә, иске елны төгәлләп килгәндә, корсак заправкасы булган майга һәм башка аның белән шуа торган «вак-төяккә» бәяләрне гади халык буе җитмәслек дәрәҗәгә үстереп куйдылар. Имеш, безне күрше баскыннарыннан шул рәвешле саклап калалар. Ярый, хөрмәтле җитәкчеләребезнең башлары башкача эшли алмагач, күршеләргә баскынчылар булып үзебез ябырылмыйбызмы инде. Болытларны бер кыйтгадан икенче кыйтгага Ильяс пәйгамбәр камчысы куып йөртсә, тинтерәтелгән халыкны Ялган икътисад чыбыркысы куа.

«Ватаным Татарстан» № 259, 28.12.1994

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: