Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уңдырышлы бакча

“Яшел Үзән” газетасының тугры укучысы, Идел аръягының моңлы-җырчы сандугачы, Норлаттан Лилия Сибгатуллина бик оста бакчачы да

“Яшел Үзән” газетасы уздырган “Иң матур ишегалды” ???бәйгеләрендә дә катнашып, җиңү яулап килә ул. Лилия апрель аенда ук үзе үстергән кыярлардан авыз итте, помидорлары да шәп күренә. Яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә яратучы бакчачыдан берничә киңәш:

?Ел саен кызыл һәм сары борыч орлыгын 24 февральдә үк утырта.

?Помидорның 6-7 төрле сортын 8 мартта чәчә. Быел 5 апрельдә үк үсентеләрне теплицага чыгара.

❗Теплицага иң беренче бакыр купоросын кайнар су белән сибә, шулай итеп, җылыта һәм өч көн ачмый тора.

?Помидорлар белән редиска, укроп, кыякка яшел суган утырта. Бакчада үскәнче, алар инде беренче язгы витаминнар белән сыйлана.

?Кыярны өйдә утырта, “Чебоксарец” һәм “Китайский фермерский” дигән сортларын чәчә.

?Апрель ахырында ук беренче кыярдан авыз итәргә өлгергәннәр дә инде.

?Үсемлекләргә бер тапкыр чүпрәле баллы су эчерә, шуңа да помидор-кыярлары җәе буе җырлап утыра икән. Ике тапкыр сыер тизәген әчетеп тукландыра.

❗*Һәр елны төпләренә салам җәям. Кызу җәйдә, корылыктан да әйбәт, дымны саклый, чүп үсми.

?Кеше салкын су сибәргә ярамый дисә дә, Лилия кыяр-помидорларны шлангадан салкын су белән коендыра. Аңа карап, фитофтора белән авырганнары юк.

❤”Һәр эшне күңел биреп эшлим. Ярдәмчеләрем – ирем һәм ике улым. Көзен төрле салатлар, кабымлыклар ясап, дусларымны, туганнарымны сыйлыйм. ? Гөмбә җыеп эшкәртергә дә бик яратам. Әле бүген ?“Герман” һәм “Кураж” дигән кыяр сортын бакчага чәчеп, каплап куйдым. Мондый сортлары тозларга һәм маринадлау өчен әйбәт”, -дип уртаклаша Лилия Сибгатуллина. ?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев