Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уңдырышлы бакча

Валентина Вахтерева - "Иң яхшы ишегалды - 2019" редакция конкурсының җиңүчесе, бакчачының төп хаталары турында сөйли

Валентина Петровна АГРОЭКОНОМИКА кафедрасының элеккеге мөдире, ДОЦЕНТ. Вакытыннан алда лаеклы ялга китә һәм Яшел Үзәнгә кайта. Авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләгән өчен Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы исеменә ия.

- Томат яфракларының артыгы җимеш өлгерү вакытын тоткарларга мөмкин - бу хакта барысы да белә. Ләкин... аларны артык ераклаштырганда яфракларның җитмәве дә томатлар уңышын күп тапкырга киметә алуын бөтен кеше дә белми, - дип уртаклаша Валентина Петровна.

Дуслар, Валентина ханым берничә киңәшен безгә дә бирде, ә без сезнең белән уртаклашабыз, файдасы тими калмас!

-Томатлардагы артык яфраклар, помидор өлгерүен тоткарлавын барыбыз да белә. Әмма... артык өзеп аткан очракта, яфракларның җитешмәве дә уңышны киметүен бөтен кеше дә белмидер, мөгаен, - ди Валентина Петровна. – Астан караганда беренче помидорларга кадәр ике яфракны калдырырга кирәк, чөнки аларны өзеп атсаң, тамыр системасы начарая. Помидорлы чуклар өстендә урнашкан яфракларның да аларны тукландыруын онытмаска кирәк! Сез туфракка сипкән ашламалар түгел, нәкъ менә шул яфраклар. Помидорлар сортның размеры зурлыгы булмый торып, алар өстендәге яфракларны өзәргә ярамый! Ә инде алар кызара һәм өлгерә башлагач, процессны тизләтер өчен, яфракларны сындырырга ярый.

Зур үсемлектә 25-30дан да ким калдырмаска кирәк. Ул бит сулау да, суыту да һәм тамырларны тукландыру да.

Валентина Вахтереваның серләре әле бик күп һәм ул алар белән “Яшел Үзән” социаль челтәр битләрендә һичшиксез уртаклашачак.

Безнең белән бергә булыгыз һәм сорауларыгызны бирегез. Бергәләшеп аларга җавап табачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев