Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уңдырышлы бакча

Урман бете - зур проб лемалар китереп чыгарырлык кечкенә бөҗәк

Бу корткычлар Лайма авыруын һәм талпан энцефалитын бүләк итәргә сәләтле. Шуңа күрә, урманда йөргәннән соң үз гәүдәңне карап-тикшереп чыгу бик мөһим. Әгәр дә талпан утырган икән, аны мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк.

1 нче адым.
Талпаннарга ялан кул тимәгез. Перчаткалар киегез һәм пинцет белән коралланыгыз. Урман бетенең башын тирегезгә мөмкин кадәр якын җиреннән эләктереп алыгыз. Аны сытмау бик мөһим, югыйсә авыру йоктыруыгыз мөмкин.

2 нче адым.
Талпаннарны сак тартып алыгыз. Аны тулысынча алып бетерергә кирәк. Әгәр сез ашыгасыз икән, аның башы өзелеп калуы бар.

3 нче адым.
Талпан тешләгән урынны дезинфекция ләүче матдә белән эшкәртегез. Ә талпанның үзен кечкенә банкага салыгыз. Аны лабораториягә тапшырып, авырулар таратучы булмавына инанырга кирәк.
Сезне урман бете кайчан тешләгәнне хәтерләмисез яки тәнегезгә утыр ганын үзлектән алырга батырлыгыгыз җитми икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

4 нче адым.
Табибта булу-булмавыгызга карамастан, үзегезнең кәефегезне һәм тешләү урынын күзәтегез. Әгәр дә сез тешләнгән урынның үзгәрүен сизсәгез - бу тиз арада өстәмә тикшеренү узу өчен җитди сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев