Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уңдырышлы бакча

СУГАН КАБЫГЫ КҮП БӘЛАДӘН КОТКАРА

Аны һәрвакыт җыегыз... хәтта кыш көне дә. Ашка әрчегәндә, корысын аерым савытка салып барыгыз.

Әйе, сүз суган кабыгы турында бара. Помидор һәм борычларны бакчага утыртканда, чокырга бер уч суган кабыгы һәм черемә салыгыз, өстенә бераз гына туфрак һәм аннары гына үсенте. Суган кабыгы паслен культураларының күп кенә авыруларын кисәтә.

Суган кабыгы универсаль, аны берничә тапкыр кулланырга мөмкин. Кайнатма яки буяу әзерләгәннән соң, ташламагыз, ә органик ашлама сыйфатында кулланыгыз һәм сез һичшиксез, яхшы яшелчә уңышын алырсыз.

Кабык уңдырышлылык стимуляторы гына түгел, корткычларга каршы көрәштә ярдәм итүче антисептик та. Кулланган кабыкны компостка җибәрергә мөмкин.

Халык тәҗрибәсеннән, шулай ук, бәрәңгене юкка чыгаручы колорадо коңгызына каршы көрәшү өчен, янәшә суган кабыгын күмәләр - коңгызлар аның исен яратмый.

Суган кабыгын җебетеп, баклажан төбенә куегыз. Бернинди дә бәрәңге корты якын да килмәячәк. Томатлар, кәбестә, бәрәңге утыртканда, чокырга салыгыз.

Күпләребез суган кабыгын ташлый, ә юкка... ул бик файдалы әйбер. Менә үрмәкүч талпанын юк итү өчен күпләр ниләр генә эшләп карамый... ә бит нибары 10 г суган кабыгын җылы суга салып, биш көн торырга һәм кирәкле үсемлекләргә сиптерергә кирәк.

Билгеле булганча, дистәләгән агулы химикатларны алыштырыр өчен, өч литр төнәтмә дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев