Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уңдырышлы бакча

Сәламәтлегебезне ныгытыйк

*Җиләк ашагыз. Бакчада – карлыган, кура җиләк, крыжовник, урманда – кара җиләк, җир җиләге...

  • Аларда холестеринны киметергә, тамырларны ныгытырга сәләтле матдәләр бар. Шашлык белән сыйланырга уйладыгызмы? Алдан 1 стакан җиләк ашагыз. Аңарда пектин. Ул – кыздырганда иттә барлыкка килгән майны, зарарлы матдәләрне тоткарлый һәм организмнан чыгара.
  • Иммунитетны арттырыгыз. Эссе көндә таң белән торып чыкта йөрегез. 1-2 минуттан башлап, 10 минутка җиткергәнче, көн саен берәр минут өстәгез. Мондый процедура организмны чыныктыра, иммунитетны ныгыта. Әгәр дә сезнең бөерләр авыртса яки цистит булса – моны эшләргә ярамый.
  • Йөклелеккә алдан әзерләнегез. Булачак әни өчен организмына фиолий кислотасы керүе мөһим. Ул бала төшүдән, йөрәк өянәгеннән һәм баланың баш миендә тайпылышлардан сакланырга ярдәм итә. Файдалы элемент петрушкада, укропта, салат яфракларында, чәчәк һәм башлы кәбестәдә бар. Бала турында планлаштырасызмы? Күбрәк яңа үстерелгән яшел үләннәр ашагыз. Үзегезнең бакчадан өзсәгез дә, юарга онытмагыз.
  • Сусауны файда белән басыгыз. Кыярдан лимонад ясагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев