Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уңдырышлы бакча

Көзен бакчаны нәрсә белән ашларга? Һәр үсемлекнең үз "ризыгы"

Агачлар һәм куаклар яхшы кышласын өчен, аларны тукландырырга кирәк. Ә һәрбер үсемлекнең үз таләбе булганлыктан, һәммәсенә аерым меню төзергә кирәк.

Алмагач һәм груша
Аларны уңышны җыеп алганнан соң ук тукландырырга кирәк: 1,5 стакан суперфосфат һәм 1 стакан калий сульфаты.

Чия
Бу агачларны сентябрьдә ашлау яхшы: 1 стакан суперфосфат һәм 3 аш кашыгы калий сульфаты.

Карлыган
Әлеге куак башка җимеш агачларыннан шактый кечкенә, ә ашарга ярата! Беренче тапкыр аны сентябрь ахырында - октябрь башында тукландырырга кирәк: 0,5 стакан суперфосфат һәм 2/3 стакан калий сульфаты.
Икенче тапкыр октябрь ахырында ашлау мәслихәт: 0,5 чиләк черегән тирес.

Крыжовник
Шулай ук, ашарга ярата. Аны беренче тапкыр сентябрь ахыры-октябрь башында ашлыйлар: 0,5 аш кашыгы икеләтә суперфосфат һәм 4 аш кашыгы калий сульфаты.
Соңгы тапкыр октябрь ахырында ашлагыз: 0,5 чиләк черегән тирес.

Кура җиләге
Ә менә аның ашлауга әллә ни исе китми. Аны октябрь ахырында бер тапкыр ашлау да җитә: 1 квадрат метрга 3 кг черегән тирес.

Сырганак (облепиха)
Аны җәе буена бер тапкыр азот белән ашлау да җитә. Ә белгечләр аны тагын ике тапкыр көзен дә тукландырырга куша: уңышын җыеп алганнан соң 0,5 стакан суперфосфат белән "сыйларга" кирәк.

Чикләвек куага
Киләсе елга чикләвекнең мул уңышын җыеп алу өчен, октябрь уртасында куак төбенә 1 чиләк черегән тирес салырга кирәк.

Кытай лимоннигы
Аны сентябрь ахырында ашлыйлар. Бер үсемлеккә 1,5әр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфаты.

ИГЪТИБАР! Барлык ашламаларны да бер төрле кулланалар: бертигез итеп кәүсә тирәсендәге җиргә җәяләр һәм су сибәләр. Дозалар бер үсемлеккә күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев