Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уңдырышлы бакча

Карлыганның уңышы артсын

Карлыган чәчәк атканда, аны ашлау кирәк. Инде атты бит, дисәгез, моны эшләү әле дә соң түгел.

Моның өчен 1 литр кипкән бәрәңге кабыгын 10 литр кайнар суга салырга. Томалап-төреп куярга һәм суынганын көтәргә. Аннары, һәрбер карлыган куагы төбенә 3 литр әлеге төнәтмәне сибәргә.

Җиләкләре яралгач, мул итеп суперфосфат катнашмасы белән ашларга кирәк. Ул болай әзерләнә: 10 литр суда 2 аш кашыгы суперфосфат эретелә.
Аннары куакларны суган кабыгы төнәтмәсе белән коендырыгыз. Үз вакытында су сибәргә дә онытмагыз – төпләрендәге җир артык кибәргә тиеш түгел, чөнки карлыган дымлы туфракта яхшырак үсә, чөнки табигатьтә ул сазлыклы урыннарда үсүне кулай күрә.

Шулай итеп, вакытында су сибеп һәм тукландырып торганда, эре җиләкләрнең мул уңышын җыеп алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев