Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Төнбоек

Яшел Үзән районы Чүрчил авылы егете Дәүләтшин Рәфис Ренат улы (Бүре малае) истәлегенә...

***

Кайттым менә, туган авылыма...
Китмәскә дип кайттым, мәңгегә...
Кайтуымның җитди сәбәпләрен,
Озата килгән һәркем дә белә.
Ут-җиз булып, җир җимертеп үстем,
"Ир, хатын эше" - дип тормадым.
Кечкенәдән нык чыныгып үзем,
Тормыш сукмакларын тырмадым.
"Судан коры чыга торган" -диеп,
Мине күпләр көлеп сөйләде.
Ул вакытта алда ни күрәсен,
Беребез дә никтер белмәде...
Шаян, чая, тырыш, эшчән булып,
Бер йодрыктай үстек, өч бөртек.
Бик күп сынауларны бергә үттек,
Кечкенә кыз һәм ике бөркет.
Газиз әнкәбезне борчымыйк дип,
Күпне күргән йөрәкне ярмый.
Юлыбызны өчәү бергә сыздык,
Ярдәм сорап һич кемгә бармый.
Баскан җирдә тик тора да белми,
Гел елмаеп нидер хәл иттем.
Тормыш корып, гаиләмне булдырып,
Авылымнан да чыгып киттем.
Бер-бер артлы якты җир йөзенә,
Сабыйларым аваз салдылар.
Эххх, аяныч... Бүген менә алар,
"Әтисез"- канатсыз калдылар.
Язмыштырмы, әллә ялгыш булды
Кискен карар, кинәт китүем.
Гомеремә үзем нокта куеп,
Кайгыларга сезне кертүем.
Кичерегез мине мөмкин булса,
Зинһар миңа рәнҗеп калмагыз.
Болай булыр диеп уйламадым,
Үтенеп сорыйм, мине аңлагыз.
Әни бәгърем, сине бик яратам,
Беләм, син дә өзелеп сөясең.
Күпме нык булырга тырышсаң да,
Эчтән, төтенләми киясең.
Әти, беләм,  син дә борчыласың,
Тәүфыйгыңны бирсен бер Раббым.
Намус белән гомер итсәң иде,
Белеп безнең әнинең хакын.
Абыема әйтер сүзләрем күп,
Авыр булды сиңа,  бик аңлыйм.
Ахыргача ышанмавыңны да,
Чиксез яратуың дип саныйм.
Туй итәрбез әле кайткач-диеп,
Хыялланып йөрдем үземчә.
Усал дөнья алай димәде шул,
Барысын хәл итте үзенчә.
Сеңелкәшем, нәнәм, бүре кызы,
Бик яраттым сине нәнидән.
Күп эшләрне бергә эшли идек,
Синең белән яшереп әнидән.
Сезнең үҗәтлек һәм сабырлыкның
Нәтиҗәсе минем кайтуым.
Чит җирләрдә түгел, авылымда,
Газиз туфрагымда ятуым.
Алинәмә әйтер серләр калды,
Төрле чаклар булды, шулай да.
Бәхетле бул, бер үк үпкәләмә,
Минем хакта начар уйлама.
Матур җимешләрем, балаларым,
Сез үскәнне инде мин күрмәм.
Улым, кызым - диеп, яныгызда,
Бөтерелеп, уйнаклап йөрмәм.
Бәхетле,  иманлы булып үсеп,
Чын кешеләр була күрегез!
Сезнең хакка яшәдем балалар,
Яныма сез килеп йөрегез!
Бик күп булды озата килүчеләр...
Рәхмәт яусын, дуслар, туганнар!
Җеназама килеп "Якын кеше"-диеп,
Кул күтәреп дога кылганнар.
Кан коюлар, мондый югалтулар,
Бетә күрсен иде, я Раббым!
Үзең туктат, гаделсез бу эшне,
Кан түктермә,  тый адәм затын!
Шат елмайган, матур егет булып,
Күңелегезгә калыйм уелып.
Җеназада гына түгел, ешрак,
Аралашыгыз сез, җыелып!
Еламагыз зинһар мине уйлап,
Язмышыма шулай язылган.
Бары догагыздан калдырмагыз.
Инде хәзер буласы булган.
Гомер китабымның битләренә 
Соңгы сәгатьләрем язылган…

 Барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы жиңел булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев