Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Үзебез тозлаганы күпкә тәмлерәк!

Кирәк булачак: Скумбрия балыгы – 1 кг

1 литр маринад өчен:

Тоз – 5 аш кашыгы
Шикәр комы – 3 аш кашыгы
Коры горчица – 1 аш кашыгы
Лавр яфрагы – 6 шт
Канәфер – 2 шт
Сыек май – 2 аш кашыгы

Әзерләү:
Балыкларны чистартабыз. Аерым савытта, тәкъдим ителгән ингредиентлардан маринад кайнатабыз һәм суытабыз. Аннан соң шунда балыкларны салып, өстенә тәлинкә каплап, бастырып куябыз. 1-2 көннән балык әзер. Вакыт-вакыт әйләндергәләп торсагыз да ярый. Теләгән кеше суган куша ала, алары да бик тәмле була.

Шулай ук, сельдь балыгын да үзегез тозлап авыз итеп карагыз.

Кирәк булачак:
Селедка – 800-1000 гр
Су – 1 л
Канәфер – 6 шт
Тоз – 150 гр
Шикәр комы – 1 аш кашыгы
Кориандр – 2 чәй кашыгы
Түгәрәк борыч – 8 шт
Лавр яфрагы – 4 шт
Хуш исле борыч – 6 шт

Әзерләү:
Бер литр суга санап үтелгән тәмләткечләрне салып кайнатабыз һәм суытабыз.  Аннары шул тозлыкка балыкларны салабыз да, өстен тәлинкә белән каплап бастырып куябыз. Бик тиздән сез борыннарыгызны кытык­лап, авыз суларын китерерлек ис тоярсыз. 1-2 көннән балык әзер.
Үзегез тозлаганны авыз итеп караганнан соң, кибеттән алып ашыйсыгыз да килмәс, мөгаен, чөнки бик тәмле була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рецепты рыба рецепт как приготовить