Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Яшел Үзән хуҗабикәләре өчен «Сөт кызчыгы» («Молочная девочка») торты

Чынлыкта, тумышы белән Германиядән булса да, бу торт Россиядә шактый популяр. Аны хәзерләү ысуллары төрлечә, ләкин, нәкь менә ике компонент һәрвакыт үзгәрешсез кала, бу: куертылган сөт һәм каймак (сливки, күздә тотыла).

Торт әзерләү өчен: бер банка куертылган сөт, ике йомырка, бер стакан он, бер пакет разрыхлитель кирәк булачак. Крем өчен кирәк: 500 миллилитр - 33 процентлы каймак (сливки), 0,5 стакан - шикәр пудрасы, 250 грамм - каймаклы (сличвочный) сыр әзерләп куегыз. 
Башта күкәй белән куертылган сөтне болгатабыз. Шунда ук разрыхлитель белән кушылган онны өстибез, камырны бертөрле халәткә җиткерәбез. Һәм аны 15 минутка янга куеп торабыз. 
Камыр пешерергә яраклы форма алабыз. пекарня кәгазеннән кирәкле зурлыктагы түгәрәк кисеп алабыз да, таба астына җәябез. Аны атланмай белән сылыйбыз. Әлеге кәгазьгә юка итеп камыр җәябез. 200 градуслы температурада биш минут эчендә аны пешерәбез. 
Корж биш данә булырга тиеш. Алар суынган арада, крем ясауга керешәбез. Сливкиларны миксер ярдәмендө шикәр пудрасы белән күпертәбез. Яхшырак күперсен өчен, алдан ук аларны суытырга - 20 минутка туңдыргычка куеп торырга кирәк. 
Куертылган каймакларга сыр өстибез дә, масса бертөрле булсын өчен, яңадан күпертәбез. Крем әзер, коржлар суынды. Барысын да җыясы гына калды! 
Коржларны калын крем катламы белән сылыйбыз. Барлыгы биш катламны шул ысул белән, торт сыман җыябыз. 
Тортны җиләк-җимеш яки шоколад белән бизәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев