Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Яшел аджика

Яшел аджика – бик күп ашамлыкка тәмләткеч буларак кулланыла ала.

Иткә, бәрәңгегә һ.б. Ул сәламәтлек өчен дә файдалы. Аны ясагач ук та ашарга мөмкин һәм әгәр дә калса, суыткычта киләсе җәйгә кадәр дә сакларга була. Әзерләве дә бик җиңел һәм җитмәсә – бик тәмле! Бер тапкыр ашап карагач, яшел аджикадан инде баш тартмаячаксыз!
Кирәк:
3-4 баш сарымсак
3-4 баш суган
3-4 данә яшел төстәге татлы борыч
3 данә ачы борыч
1 бәйләм укроп
1 бәйләм петрушка
Теләгән кеше 1 бәйләм базилик та куша ала
Әзерлибез:

Барысын да иттарткычтан чыгартабыз һәм 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5-1 чәй кашыгы аш серкәсе эссенциясе, 1 стакан үсемлек мае өстибез. Яхшылап болгатып банкаларга тутырып куябыз. Суыткычта сак­ларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепты с фото