Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Яңа 2020 елга менә дигән меню тәкьдим итәбез

Гадәттә, бездә яңа елны бәйрәм итүнең аерылгысыз өлеше булып зиннәтле табын тора. Бәйрәм өстәленә кызыклы, тәмле һәм кабатланмас ризык әзерләү турында уйлап баш вата башлагансыздыр инде, шуңа сезнең игьтибарыгызга әзер меню тәкъдим итәбез.

 

Гөмбәле тарталетка

Кирәк була:

  • тарталетка – 8 данә;
  • тавык ите – 200 гр;
  • гөмбә – 200 гр;
  • суган – бер данә;
  • көнбагыш мае;
  • каты сыр – 100-150 гр;
  • бытбылдык йомыркалары – 8 данә;
  • тоз, борыч – тәменчә.

Әзер тарталеткаларыгыз булса, эшкә керешәбез. Суганны ваклап турап, майда кыздырабыз, туралган гөмбәне өстибез, тоз, борыч сибәргә онытмыйбыз. Шунда ук ваклап туралган тавык итен озатабыз. Теләгегез буенча тәмләткечләр дә өсти аласыз. Азрак суынган, әзер эчлекне тарталеткаларга салабыз. Өстенә йомырка һәм уылган сыр сибеп, кайнар мичкә тыгып алабыз.Табынга кайнар һәм салкын килеш тә бирергә була.

 


Үзебез тозлыйбыз

Балыктан башка яңа ел табынын күз алдына китереп тә булмый. Аеруча кызылы тәмле! Балыкны үзең тозлау арзанрак та, сыйфатлырак та, тәмлерәк тә була. Аннан төрле салатлар, кабымлыклар ясарга мөмкин. Иң мөһиме – тәмлеее!

Кирәк була:

  • семга – 1 кг;
  • тоз – 100 г;
  • шикәр комы – 10 г;
  • лимон – 1шт.


Тозлар өчен балыкның катырылмаганы булса, тагын да яхшы. Инде каткан булса, эрегәнен көтәргә кирәк. Чистартабыз, кисәкләргә турыйбыз. Башы һәм койрыгыннан уха пешерергә була.
Шикәр комы белән тозны бергә кушабыз. Савытка әлеге катнашманың яртысын салабыз. Тимьян һәм розмарин ботаклары куйсагыз да була. Өстенә балык кисәкләрен тезәбез. Калган тоз катнашмасын тигез итеп сибәбез. Лимон кисәкләрен дә салырга онытмагыз. Азык пленкасы белән ябып, суыткычка 1.5-2 сәгатькә куябыз. Әзер балыкны тәмләп ашыйсы гына кала.


Тутырылган шампиньон гөмбәләре 
- шампиньон гөмбәсе (12 данә, аякларын алырга кирәк) 
Эчлек өчен: 
- 400-500 грамм тавык ите
- 1 данә суган 
- гөмбә аяклары 
- майонез 
- 100 грамм сыр 
Тавык итен суган белән бергә табада кыздырабыз. Шуларны гөмбә эченә тутырабыз. Гөмбә аякларын турап шунда ук салабыз. Һәрберсен майонез белән сылап чыгабыз һәм уылган сыр белән каплыйбыз. Шампиньоннарны фольга җәелгән табага тезеп, мичкә 10-15 минутка җибәрәбез. 


Кыярдан мини - рулетлар 
2 данә кыярны юка телемнәргә кисәбез. 
Эчлек өчен: 
- сыр (150 г) 
- краб таякчыклары (1 пачка) 
- майонез 
- 2-3 тырнак сарымсак. Менә шуларны барысын бергә кушып, кыяр телемнәренә сылыйбыз да, рулет халәтенә китереп төреп куябыз. 

 


Каз пешерү ысулы 
1 кг кош өчен: 
-1 чәй кашыгы бал 
-1/4 чәй кашыгы тавык өчен махсус тәмлеткеч 
- 0,5 чәй кашыгы коры сарымсак 
- 0,5 чәй кашыгы тоз 
- 0,5 чәй кашыгы. кара борыч 
- 1 чәй кашыгы горчица 
-1/2 әфлисунның цедрасы. Менә шушы катнашма белән казны сылыйбыз. Ә эчен тутыру өчен - 4-5 әче алма, 1-2 әфлисун, 100 г кара җимеш, 100 г сары җимеш алыгыз. Шуннан соң фольга белән төреп мичкә тыгабыз. 
(P.S. мондый төр рецептларны без көн дә биреп барачакбыз, сәхифәбезне карап барыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев