Тутырылган кабак
РЕЦЕПТ
Кирәк:
- Кабак - 2.5 кг
- Тавык ите - 700 г
- Дөге - 1/2 стакан
- Кишер - 1 шт (зур)
- Суган - 1 шт (эре)
- Сыер мае – 1 аш кашыгы
- Борыч
- Тоз
- Үсемлек мае
Кабакның эчен алып, сыер мае сөртәбез (эчке ягына). Суганны, кишерне һәм итне аерым-аерым кыздырып, яртылаш пешкән дөге белән кушабыз. Тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр салып болгатабыз. Килеп чыккан эчлекне, кабак эченә тутырып, «капкач»ын ябып, 200 градуска кадәр җылытылган духовкага 1 сәгатькә озатабыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев