Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тутырылган кабак

Гади, әмма бик тәмле һәм файдалы ризык. Пешерү өчен кечкенә кабак алу мәслихәт. Рецепт буенча 4-6 өлеш килеп чыга.

Кабак (гомуми авырлыгы 2 кг тирәсе булганы) 
500 грамм тавык итенең йомшак өлеше 
150 грамм кишер 
150 грамм суган 
2 аш кашыгы киптерелгән үләннәр (әйтик, орегано) 
тоз, борыч тәменчә 
үсемлек мае 

Хәзерлек; 
* Кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач итеп кисеп алабыз. Орлыклардан чистартабыз. 
* Кашык яки пычак ярдәмендә акрын гына кабак эчен аерып алабыз. Һәм аны кечкенә кисәкләргә турарга кирәк. 
* Суганны вак итеп кисәргә. 
* Кишерне уртача кыргыч аша үткәрергә. 
* Тавык итен вак итеп турарга кирәк. 
* Үсемлек маенда суган белән кишерне бераз кыздырып алабыз. 
* Алар янына ит өстибез. Барысын бергә 10 минут пешерәбез. 
* Табага кабакның эчен өстибез. 
* Тозлыйбыз һәм борычлыйбыз. 
* Азыгыбызга тәм өстәү өчен үләннәр салабыз. 
* Болгата - болгата 10 минут эчендә кыздырабыз. 
Эчлегебезне бераз суытабыз да, кабакны шуның белән тутырабыз. Шуннан соң капкачы белән ябып 160-180°С температурадагы духовкада 40-45 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев