Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Төче камырдан бик тәмле өчпочмак пешерү ЫСУЛЫ

Камыры юка, кетер-кетер итеп торган, эчлеге шулпалы булган өчпочмак рецепты.

Камырга бер чокыр сөт, бер пачка ак май, ике аш кашыгы 20 процентлы каймак, ярты чокыр көнбагыш мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 5 чокыр он салдым. Бөтенесен туглап, камыр бастым да ярты сәгать ял итәргә куйдым. Шул вакыт эчендә эчлеккә күп итеп суган турадым, бераз бәрәңге, бозау ите, әз генә каз ите салдым. Тоз, борыч куштым.

Юка гына итеп җәеп, өчпочмакларны бөктем. Җәйгән чагында он салмадым, бик әйбәт җәелә. Ясап бетергәч тә, газ мичендә 150 градуста пешердем.

Чыганак: Кирәкле төркем
Зөлфия Мифтәхетдинова рецепты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев