Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Телне йотарлык пирог!

• Он — 3 стак. • Шикәр комы — 2 стак. • Тоз — 1 ч. л.

• Сода (яки 4 чәй кашыгы разрыхлитель) — 2 ч. л.
• Какао порошогы — 0,5 стак.
• Үсемлек мае ( 1 стакан тирәсе, рафинадланган) — 3/4 стак.
• Аш серкәсе (ак шәрабныкы, алманыкы да ярый) — 2 аш кашыгы
• Ваниль шикәре (яки ваниль эссенциясе) — 2 пакет.
• Су (кайнатып суытылган) — 2 стак.

Гомумән, гадәттә камырны бу пирог пешерелә торган формада ук болгаталар. Әмма аерым савытта да камыр ясарга мөмкин.
Онны иләп, шикәр, тоз, сода һәм какао кушып болгатырга.
Серкә һәм су белән майны катнаштырырга да, онга салып, камыр ясарга.
180 градускача кыздырылган мичтә 30-40 минут пешерергә. Әзерлеген шырпы белән тикшереп карагыз. Суытыгыз һәм аннары инде фантазиягезне эшкә җигегез!

Әзер бисквитны каймаклы крем һәм банан белән катнаштырыгыз.
Пирогны катламлап кисәргә, куертылган сөт (сгущенка) белән маскарпоне ягарга, ян-якларына миндаль кисәкләре (хлопья), өстенә — төсле бизәгечләр (посыпка) сибәргә.
Коржны ике өлешкә кисәргә, аскы өлешен ликер белән сеңдерергә һәм крем ягарга, өске өлешен кисәкләргә ватарга, крем һәм җиләк-җимеш белән катнаштырырга, аскы корж өстенә бастырыклап җәяргә). Өстен җиләк-җимеш белән бизәргә һәм желе агызырга.

Крем: каймак, шикәр, желатин.
Иң гади, әмма, шулай ук тәмле вариант - әзер пирогка глазурь яки ганаш ягарга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев