Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Телеңне йотарлык һәм бик ансат әзерләнүче үрдәк бәлеше рецепты

Дуслар, бәйрәм, ял көннәрендә якыннарыгызны нинди тәмле ризыклар белән сыйлыйсыз?

Камыр өчен:

  • 1 стакан тулар тулмас кайнар су,
  • ярты стакан көнбагыш мае,
  • 1 аш калагы каймак,
  • тоз, чеметеп кенә чәй содасы,
  • он салып камыр ясап куям.

Иң элек камырны калак белән болгатам, аннан инде кул белән басып бетерәм. Камырны мин 4яки 5 сәг алдан ясап куям суыткычка (мин суыткычка куеп тормадым).

Эчлекне инде беләсез, вак итеп туралган бәрәңге, ит, суган. Тоз,борыч салып болгатабыз. Камырны җәеп, эчлек салып, бөреп, 3 сәг кә якын пешергә куябыз.. 2 сәг не пешкәч бөкесен алып, ит шулпасы салсак та була, әгәр дә инде итегез майлы булмаса, майлы булса бик шулпа салмасан да була.

Тәмле булсын! Сезне яратып Мәрьям Миңнегулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев