Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Телеңне йотарлык коймак рецепты

Мароккода мондый коймак бик популяр. Аларны бик күпләп урамда саталар. Ул тишекле-тишекле (пористый) һәм бик йомшак була, ә ак төсе (не поджаристый) аны тагын да үзенчәлекле итә. Әлеге коймак сыер мае белән балдан ясалган соус белән бигрәк тә тәмле.

Башладык:

*Су – 650 мл 
*Бодай оны – 300 гр 
*Манный – 100 гр 
*Йомырка сарысы – 2 данә 
*Шикәр комы – 1 чәй кашыгы 
*Сыек май – 1 чәй кашыгы 
*Коры чүпрә – 0,5 чәй кашыгы 
*Разрыхлитель – 0,5 чәй кашыгы 
*Тоз – 1 чеметем 


Соус өчен:
*Сыер мае – 50 г 
*Бал – 7 аш кашыгы 
Тирән савытта барлык коры ингредиентларны (он, манный, шикәр, чүпрә, разрыхлитель) бергә кушып бутагыз. Аннары май, йомырка сарысын, әз-әзләп җылымса суны кушып болгатыгыз. Камырны бер төрле консистенциягә әйләнгәнче бутарга һәм 40-50 минутка калдырырга. Мароккан коймагының камыры гадәти юка коймак камыры кебек сыек булырга тиеш, кирәк дип санасагыз, тагын су өстәгез. 
Камыр кабарганчы, соус ясап куегыз. Моның өчен балны сыер мае белән эретергә кирәк. 
Камыр әзер булгач, коймак кыздыруга керешәбез. Камырны болгатырга кирәк түгел. Коймакны салкын табада кыздырабыз. Һәрбер коймактан соң, табаны төбе белән әйләндереп салкын су астында 15 секундлап тотабыз. Табага май салынмый, кирәк дисәгез, мамык белән генә табаны майларга була. Камырны табаның урта өлешенә салабыз һәм ул үзе җәелә (бер коймакка, якынча ярты аш чүмече). Камырның өсте кибеп кулга ябышмый башлагач, коймак әзер дигән сүз. Бер яклап кына кыздырыла, әйләндерергә кирәк түгел. Әзер коймак өстенә соус салырга. Искиткеч тәмле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марокканские блинчики рецепт с фото как испечь блины вкусно