Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Телеңне йотарлык җиңел торт

Хөрмәтле ирләр, әгәр дә сөеклегезне тәмле чәй белән сыйлыйсыгыз килә икән, аның янына искитәрлек тәмле торт та булса, тагын да шәп. Бигрәк тә үз кулларыгыз белән әзерләгәне. Тырышып карагыз әле. Һәр ир-егетнең үз гомерендә бер тапкыр булса да коймак кыздырып караганы бардыр. Хәер, булмаса да кайгырасы юк, ул бик җиңел эшләнә. Шулай итеп, коймактан җиңел торт ясыйбыз.

Кирәк була:

Сөт – 1 стакан

Йомырка – 2 данә

Сыек май – 70 г

Тоз – 0,5 чәй кашыгы

Он – 1 стакан

Су – 0,5 стакан

Шикәр – 300 г

Җиләк – 1 кг

Сөтле шоколад – 100 г

Каймак – 500 г

Ваниль шикәре – 10 г

 

Әзерлибез:

 

Йомырканы тоз белән болгатабыз һәм кайнар су өстибез. Аннары салкын сөт, 80 г шикәр һәм сыек май кушабыз. Онны да салып, камыр туглыйбыз.

Кыздырылган табага аш чүмече белән камырны салып, коймак пешерәбез (аның зур булырга тиешлеген инде аңлагансыздыр). Сезнең якынча 15 коймак чыгарга тиеш.

Миксер ярдәмендә ваниль шикәре, 200 г гади шикәрне каймак белән бергә кушып болгатабыз.

Җиләкне урталай бүлеп һәр комак эченә тыгып шикәр  сибәбез һәм торба итеп төрәбез. Шулардан пирамида төзибез: аскы кат – 5 коймак, икенчесе – 4, аннары – 3,2 һәм иң өстәгесендә 1 коймак. Һәр катны крем белән сыларга, ә иң өскә калган барлык кремны ягып бетерергә. Уылган шоколад, баллончыктагы каймак белән бизәргә мөмкин. Бик тәмле җиләк торты әзер! Тәмле булсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепты тортов как испечь блины праздничный ужин

2
X