Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Телеңне йотарлык бавыр рецепты

Бавырны калынлыгы 1әр см гы тирәсе итеп турыйбыз, ә зурлыгы ничектә ярый. Бер савытка бавырны турап салабыз да, икенче савытка заправка әзерлибез.  

Барысын да чама белән салабыз:
 Майонез
 боҗралап  туралган суган
 уылган сарымсак
 аджика
 тоз
 борыч
 әзерәк лимон согы.
 Барысын бергә болгатып бавыр остенә салабыз. Янәдән барысын бергә әйбәтләп болгатабыз.

Духовканы алдан кабызып куйсагыз яхшырак. Табага әз генә май салып әзер бавырны тезеп чыгабыз. Бавырның өстендә «пузыреклар» куренә башлауга бавырны әйләндерергә кирәк. Бавырны духовкага тыккач яныннан китәсе тугел, чөнки 10-15 минуттан бавыр әзер була.
Бавырны бәрәңге боламыгы һәм үзегез яраткан яшелчәләр белән өстәлгә бирегез. Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев