Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тел йотарлык суган пирогы

Суганны кыздырып ашларга гына салмыйлар, ә бик тәмле пирог та пешерәләр әле, беләсегез килсә! Менә шуның рецептын газета укучыларыбыз белән дә уртак лашабыз.

Кирәк: сыер мае – 200 гр, он – 300 гр, каймак (20%) – 6 аш кашыгы, чәй содасы – 1 бал кашыгы, аш серкәсе – 1 бал кашыгы, эретелгән сыр – 4 данә, суган – 6 баш, йомыр ка – 5 данә (4есе – эчлеккә, 1се – өстен майларга), тоз-борыч-яшел үләннәр – тәменчә.

  • 1. Зур савытка онны салырга, катырылган сыер маен эре угычтан уарга һәм кул белән әвәләргә.
  • 2. Уртасына уемтык ясап, каймак, аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасын, тоз салып, болгатырга.
  • 3. Камыр әвәләп, азык пленкасына төрергә һәм иң кимендә 2 сәгатькә (иң яхшысы төне буена) суыткычка куярга.
  • 4. Эчлек: суганны ярымбоҗралап турап, йомшаганчы кыздырырга. Тоз-борыч өстәп, тагын бераз утта тотарга да, савытка бушатырга. Шунда ук эре угычтан уылган сырны кушып, бутарга.
  • 5. Йомыркаларны чәнечке белән болгатып, яшел үләннәр өстәргә.
  • 6. Табадан алынган масса бераз суынгач кына, шуңа йомырканы агызырга.
  • 7. Суыткычтан камырны алып, берсе зур, икенчесе кечерәк кисәкләргә бүләргә. Зуррагын формагызга туры килерлек итеп җәегез. Табагызны (форманы) майлап, «бортиклар» ясап, камырны шунда урнаштырыгыз.
  • 8. Суганлы массаны шунда салып, тигезләп, форманы кырыйга алып куеп торыгыз һәм камырның кечерәк кисәген җәегез.
  • 9. Шуның белән пирог ның өстен каплап, кырыйларын чеметеп тоташты рыгыз.
  • 10. Пирогны 160-170 градуска кадәр кызган мичтә 20-25 минут пешерегез. Әзер булырга берничә минут кала өстен күпертелгән йомырка белән майлагыз. Суынгач, авыз итсәгез дә була.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев