Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тееңне йота күрмә

Алма күп быел, ниләр генә әзерлик икән дип аптырыйсыз икән, әлеге пирогны пешереп карагыз әле.

Рецептын Акъегет авылыннан Фиргать Биктаһиров җибәрде. Алма пирогы бик тәмле күренә, авыз сулары килде хәтта. Чәй эчәргә кайтмый булмас.

Өч йомырка, бер стакан шикәр комы, 1 стакан онны яхшылап болгатабыз. Бераз гына чәй содасын аш серкәсе белән сүндереп камырга кушабыз.
Табаны атланмай белән майлап, азрак манный ярмасы сибәбез. Туралган алмаларны тыгызлап тезеп, өстенә сыек камырны салабыз да, мичтә пешерәбез.

Тәмле булсын, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев