Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ел башыннан бирле 39 бала югалган

Ел башыннан бирле Татарстанда 39 балигъ булмаган бала юкка чыккан. Аларның 27 се гаиләләреннән, 12 се дәүләт учреждениеләреннән чыгып китеп, югалганнар.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы үткәргән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Барлык балалар да диярлек табылган. 5 яшүсмер әле һаман эзләнә. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре сүзләренчә, балаларны өйдән чыгып китүгә гаилә эчендәге конфликтлар этәрә. Ата-аналар, укытучылар яки яшьтәшләре белән ызгышка керү, психик тайпылышлар һәм хокукларыннан мәхрүм ителгән ата-аналарына кире кайтырга теләү- менә шулар югалуларның төп сәбәбе. Балаларны эзләүгә уртача бер көн китә, бу эштә бигрәк тә волонтерлар ярдәм итә. Республикада шундый 5 рәсми оешма эшләп килә: «ЛизаАлерт», «Василиса», «След», «Надежда» һәм «Поисковый центр». Менә шул оешма хезмәткәрләре бик күп югалган кешеләрне эзләп табуда ярдәм итә. 
Яшел Үзәнлеләр, бер-беребезне саклап яшик, югалтмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев