Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

ТАТАР КАБАРТМАСЫ «ЮКА» пешерү рецепты

***

Ингредиентлар:

  • 600-800 г югары сортлы бодай оны
  • З йомырка
  • 200-250 мл сөт
  • 20 г каймак
  • 50 г шикәр комы
  • 2 г чәй содасы
  • 100 г атланмай.

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Төче камыр әзерлибез. Савытка сөт салабыз, йомырка сытабыз, каймак, шикәр комы, эретелгән атланмай өстәп, яхшылап болгатабыз. Шуннан соң он һәм чәй содасы өстәп, камыр бaсaбыз. 20 минут чамасы үзләндерәбез. 100 г лы кисәкләргә бүләбез һәм, урталарында киртек ясап, 1,5 мм калынлыкта җәябез. Һәр түгәрәкне ике яктан да алсу төскә кергәнче майлы табада пешерәбез.

Табынга бирү: кайнар кабартмаларны өстәлгә зур тәлинкәгә өеп куеп чыгарабыз. Бал, повидло яки кайнатма белән бирәбез.

Чыганак - фото: Кирәкле төркем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев