Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ташкабактан бармак яларлык уралма

Ярты ташкабакны эре кыргычтан уып, 1 йомырка, 2-3 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы он, тәменчә тоз белән борыч кушып болгатырга һәм өч коймак пешерергә. Уралма (рулет) итеп төрергә җиңелрәк булсын өчен, икенче ягын бик пешереп бетермәгез.

Эчлек әзерлибез:
100 гр фаршны коймакларга ягарга, кыздырылган ике баш суганны, 1 татлы борыч, 50 гр туралган шампиньон гөмбәсен, шулар өстенә җәяргә. Уралма ясап, табага куярга һәм өстенә майонез-уылган сыр катнашмасын ягып, мичкә куярга, өсте алсуланганчы пешерергә. Әзер булгач, яшел үләннәр белән бизәргә.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев