Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сырлы яшелчә кәтлите

Ингредиентлар: Бәрәңге — 3 данә Ташкабак (кабачки) — 1 данә Кишер — 2 данә Соя соусы — 2 аш кашыгы Тавык йомыркасы — 2 данә Манный ярмасы — 1/2 стак. Он — 1/2 стак. Тәмләткечләр (прванс үләннәре) — тәменчә Эретелгән сырок — 1 данә

Әзерлибез:
1.Бәрәңге, кишерне чистартабыз. Әгәр дә ташкабагыгызның кабыгы каты булса, аны да әрчергә кирәк.

2.Бәрәңге һәм кабакны эре, ә кишерне вак угычтан уабыз. Барысын да кушып, артык согын сыгабыз. Соя соусы, 2 йомырка, он һәм манный, тәмләткечләр өстәп, болгатабыз.

3.Иң соңыннан эре итеп уылган эретелгән сыр (нинди дә ярый, татлы гына булмасын) кушабыз һәм кабат болгатабыз.

4.Мае кызган табага кашык белән кәтлитләрне салабыз. Кызарганчы, ике яклап та кыздырабыз

Әлеге яшелчә кәтлитләре кайнар вакытта да, салкын килеш тә бик тәмле. Кем ничек тели: каймак беләнме, йогырт беләнме яки бернисез ашый. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев