Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сырлы пирог

Кавказның күп халкында мондый пирог бар: Грузиядә ул ачма, Осетиядә - сабурни дип атала, ә безнең рецепт Төркиядән. Түбәндә бирелгән ингредиентлар зур түгәрәк формага исәпләнгән (диаметры 50 см).

ИНГРЕДИЕНТЛАР 

Камыр өчен: 
тавык йомыркасы 4 данә; 
1 стакан сөт; 
тоз - 1 аш кашыгы; 
үсемлек мае - 2 аш кашыгы; 
бодай оны 4 стакан. 

Эчлек өчен: 
Адыгея сыры 600 грамм; 
200 грамм атланмай. 

Әзерләү ысулы: 
Бик каты булмаган камыр басабыз, йомшак булсын: Иләгән онга йомырка, сөт, тоз һәм үсемлек мае салабыз. 
Алга таба камырны 5 өлешкә бүләбез, аларның 3есеннән нечкә итеп кабартмалар җәябез. Аларны тасмасыман итеп кисәбез, аннары аларны , үлчәмнәре якынча 10х10 см булган квадратларга бүләбез. 
Зур кәстрүлдә су кайнатабыз. Аңа безнең квадратларны салабыз, 2 минут чамасы пешерәбез, дуршлагка салып саркытабыз. Аннары аларны бер-ике минутка салкын суга салабыз да тагын суны саркытабыз. 
Камырның калган 2 өлешен таба формасына яраклаштырып җәябез. Бу пирогыбызның аскы һәм өске өлеше булачак. Аларны суда пешерәсе түгел. 
Сырны угыч аша үткәрәбез. Теләсә нинди ак сыр, өй шартларында ясалганын, адыгей яки сулугуни сырларын кулланырга мөмкин. Атланмайны эретергә. 
Хәзер исә пирогны җыябыз: форманың төбенә янда калдырылган, җәелгән кабартманы җәябез. өстенә уылган сыр сибәбез һәм аның өстенә эретелгән атланмай сибеп чыгабыз. Аннары суда пешерелгән квадратларны тезәбез, аннан соң яңадан сыр һәм эретелгән атланмай сибәбез. Шул рәвешле, безнең барлык квадратларыбыз беткәнче эшләргә, пирогны җыярга кирәк. Өске катлам өчен калдырылган кабартма белән каплыйбыз. 
Пирогны 200 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз, өске өлешен йомырка сарысы белән сыларга була. Кызарганчыга кадәр әзерлибез, якынча 20 минут. Әзер пирогны квадратларга кисеп бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын! Afiyet olsun.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X