Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Суган кәтлитләре

Ә тәмеее... итнеке диярсең! Эштән бик арып кайткансыз һәм суыткычта тиз генә пешереп алыр лык нәрсә таба алмыйсыз икән – бу рецепт сезнең өчен. Яз көне, бәлки, бигрәк тә актуальдер әле ул, чөнки суганнар үри башлый, аларны әрәм итмәс өчен генә булса да ясап авыз итәргә була мондый кәтлитләрне. Өстәл артында сыйланучылар аның хәтта нәрсәдән ясалганын да аңламый калачаклар.

Кирәк:
Башлы суган – 0,5 кг
Манный ярмасы – 100 гр
Сарымсак – 3 тырнак
Йомырка – 2 данә
Томат согы – 1,5 стакан
Тоз белән борыч - тәменчә
Чистартылган суганны вак итеп турарга. Әлеге кәтлиткә алар нәкъ менә туралган булырга тиеш, кыргычтан да иттарткычтан да чыгартылган түгел! Елыйбыз, әмма турыйбыз!
Сарымсакны уабыз. Бер савытка суганны, манный, йомыр ка, сарымсак һәм тоз белән борыч салып, яхшылап болгатабыз. 10 минутлап көтәбез. Ул арада суган сутын чыгара һәм манный әзрәк бүртә.
Кәтлитләр формалаштырып, табага тезәбез. Бернинди панировкада да, онда да әвәләргә кирәкми. Алар болай да таралмаячак. Үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.
Томат согын шулай ук табада «кыздырабыз» һәм кәтлитләр өстенә салабыз. 15 минут акрын утта тотабыз, ул арада манный бөртекләре яхшы гына бүртә һәм кәтлитләр йомшый.
Өстәлгә чыгарыр алдыннан үзегез яраткан үләннәр белән бизи аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев