Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сливадан ткемали соусы

Күпләр әчкелтем-баллы ткемали соусын авыз итеп караган булса да, ясаганы юктыр әле. Бер генә грузин бәйрәм табыны да әлеге соустан башка әзерләнми. Берничә кашык ткемали ит, кош ите, балык ризыкларына үзенә күрә бер тәм бирәчәк.

Кирәк була:
Слива – 1,5 кг
Сарымсак – 6-8 тырнак
Тоз – 1 чәй кашыгы
Хмели-сунели тәмләткече – 1 чәй кашыгы
Яшел тәмләткечләр (укроп, базилик, петрушка, кинза) – 100-120 г
Тәмләткечләр (дафнә яфрагы, тмин, кориандр, зәгъфран һәм кызыл борыч) –тәменчә
Шикәр – тәменчә (сливаның баллыгына карарга кирәк)

Сливаны яхшылап юабыз, төшен алабыз. Шуннан калын төпле савытка салып, акрын утка куябыз. Болгатырга онытмыйбыз. Җиләк-җимеш йомшарып боткага әйләнгәч, утны сүндереп, суынырга калдырабыз. Аннан иләк аша чыгарып, кабыгыннан арынабыз. 
Изгәннән соң масса сыегаеп китсә, 10-15 минут акрын утта пшереп алабыз, куерачак. Алга таба тоз, шикәр комы өстибез, болгатабыз. Аннан барлык тәмләткечләрне кофетарткыч ярдәмендә ваклыйбыз. Вакланган тәмләткечләр һәм хмели-сунелины суоска кушып, болгатабыз. Уылган сарымсак, вак итеп туралган яшел үләннәрне дә кушарга онытмыйбыз, соусны 3-4 сәгатькә суынырга калдырабыз. Тәмле булсын дип авыз итәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев