Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Сирень» салаты

Кирәк: - тавыкның ак ите – 250 гр; - йомырка – 5 данә; - чөгендер – 1 данә; - суган – 2 баш; - алма – 3 данә; -миндаль яки әстерхан чикләвеге – 100 гр; - каты сыр – 100 гр; - петрушка – 1 бәйләм; - чөгендер согы – 1 аш кашыгы; - майонез, тоз.

Йомырка, тавык түше һәм кызыл чөгендерне аерым савытларда пешерергә. Суганны турарга һәм аш серкәсендә маринадларга.
Итне саламлап турарга, 3 йомырканы, сыр, алма, чөгендер һәм чикләвекне бер-беренә катнаштырмыйча уарга.

Әзерләгән ингредиентларны савытка, һәрберсе өстенә майонез сылап, түбәндәге тәртиптә катламлап җәяргә: тавык, суган, йомырка, чикләвек, сыр. Иң соңгы катламы уылган чөгендер була һәм аңа майонезны күбрәк ягыгыз.

Салатны бизәү өчен, калган ике йомырканы алыгыз һәм сарысын агыннан аерыгыз да, бик вак угычтан катнаштырмыйча уыгыз. Ак өлешенең яртысын буямагыз, икенче өлешен берничә минутка чөгендер согында тотыгыз. Шуннан соң, согы акмаслык итеп сыгыгыз. Салатның өстенә уылган йомыр ка сарысын сибегез, аның өстенә, сирень гөлләмәсен хәтерләтерлек итеп, петрушка ботакларын куегыз. Чәй кашыгы белән шулар өстенә ике төсле «чәчәкләр»не салыгыз. Ак һәм күгелҗем сирень тәлгәшләре килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев