Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сирень чәчәгеннән кайнатма

Май суык булу сәбәпле, сиреньнәр соңрак чәчәк атты быел.

Аңардан да, беләсегез килсә, тәмле кайнатма ясарга була. Авыз итеп карыйк аны да, тузганактан гына кайнатырга димәгән бит инде. Тик ак төстәгесеннән түгел.
Кирәк булачак:
Сирень чәчәге – 250 гр
Су – 250 мл
Шикәр комы – 250 гр
Чәчәкләрне чуклардан аерырга һәм су салып, утка куяр га. Кайнап чыкканнан соң, болгатып торып, 10 минут кайнатырга. Аннары уттан алып, суытырга һәм сөзәргә. Хәзер чәчәк массасын шикәр комы белән бутап, изәргә. Сироп салып, кабат 20 минут кайнатырга. Язгы кайнатма әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев