Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Шаурманы өйдә ясыйбыз

Хәзер шаурманы чат саен әзерлиләр дисәк тә була. Әмма аны өйдә дә ясавы бик җиңел һәм күпкә тәмлерәк тә, ышанычлырак та.

Иң беренче кирәкле ризыкларны барлагыз. Камырын кибеттән генә алсагыз да була, лавашны табуы авыр түгел. Эчлек өчен пекин кәбестәсе (гади кәбестә дә бара, бары тик ваклап турап, тоз сибеп изегез), помидор, кыяр, тавык ите кирәк була. Корейча әзерләнгән кишер, суган, сыр салсагыз да була, кемгә ничек ошый инде. Соус өчен майонез белән кетчупны тигез өлештә салып, болгатабыз. Горчица, каймак, төрле тәмләткечләр кушсагыз да, тәмен бозмас.
Барлык яшелчәләрне озынча итеп турыйбыз, лавашны үзегезгә кирәкле күләмдә кисәбез (бер лаваштан дүрт кисәк тә чыгарырга мөмкин), соус сөртәбез. Иң беренче булып тавык итен салабыз, өстенә кәбестә, кыяр, помидор куябыз да, камырны рулет итеп төрәбез. Майлы табада ике яклап тиз генә кыздырып алабыз. Туклыклы, шул ук вакытта тәмле ризыгыбыз әзер дә булды. Сез дә ясап карагыз әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X