Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Серле пицца: тәме нәкь Италиядәге сыман

Бу рецептта иң мөһиме, эчлек әзерләү (әмма монда һәркем үз фантазиясен эшкә җигә ала).

Эшне эчлектән башлыйк: 
1. Иң кулай соус - өй шартларында консервланган борыч һәм блендер аша чыгарылган томатлар. Әгәр мондый «байлык» юк икән, кибеттән томат кетчубы сатып алыгыз. 
Вакланган сарымсак өстәсәгез, соус тагын да тәмлерәк булачак. 
2. Итне үзегезгә килешлене алыгыз: вакланган тавык ите, ветчина, салями. 
3. Тәм өчен, консервланган ананаслар яки гөмбәләр өсти аласыз. 
4. Каты сыр - 100 грамм. 
5. Тозлы кыяр (яраткан кешегә). 
6. Тазә помидорлар. 

Лаваш: кибеттә сатыла торган лавашның ике җәймәсен алабыз. Һәм ике түгәрәк кисеп алабыз биредә сезгә бер серне ачабыз: аларны бер-берсенә тугланган тавык йомыркасы сарысы ярдәмендә ябыштырабыз. Пицца пешкән вакытта, ул лаваш җәймәләрен бер-беренә ябыштыра һәм ул нечкә булып тоелмаячак. 
Әзерләү: 
Үзара ябыштырылган лаваш җәймәләренә эчлек өчен әзерләнгән ингредиентларны чиратлаштырып тезәбез. Иң мөһиме: беренче булып лавашка томат соусын сылагыз, ә соңгысы сыр булырга тиеш. 
180 градус җылылыктагы мичтә 10 минут пешерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев