Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Серле маринадтагы помидорлар”

Югалтмас өчесен үзегезгә алып саклагыз! Әлеге рецепт бик популяр.

Бер үк төрле зурлыктагы помидорларны сайлыйбыз. Юып, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Бу рецептта 3 литрлы банкалар гына кулланыла.

Су кайнатып банкага коябыз, 5-7 минут тоткач кәстерүлгә бушатып, һәр 3 литрлы банкадан чыккан суга 2,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 5 канәфер, 10 борчак борыч, бер чеметем төелгән кызыл борыч, 2 дафнә яфрагы, 2 тырнак сарымсак салабыз.

Кайнатып чыгарабыз һәм берәр аш кашыгы уксус эссенциясе белән аракы кушабыз. Тозлыкны банкага салабыз, капкачлыйбыз һәм банканы әйләндереп бастырабыз. Суынганнан соң, яңадан төбенә бастырып, саклауга куябыз.

Бик тәмле була! Тозлыгын беренче булып эчеп бетерәчәксез. Аш серкәсенең тәме сизелми дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев