Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сарымсаклы ипи

Бик тәмле, пешереп карыйк әле.

Камыр өчен:

  • 500 мл сөт
  • 2 аш кашыгы шикәр комы
  • 15 гр коры чүпрә
  • 2 аш кашыгы (өйми генә) тоз
  • Он (йомшак камыр күпме ала)

Камыр басып 40 минутка җылы урынга куябыз, аннары кабартмалар әвәләп табага тезәбез.

Катнашма әзерлибез: 5 тырнак сарымсак, укроп, киптерелгән кинза, бәбрия (розмарин), майоран һәм үсемлек мае кирәк булачак. Шул боламыкны кабартмаларга сылыйбыз да, 20 минуттан соң 40 минутка мичкә тыгабыз. Әзер кабартмалар өстенә тагын бер кат катнашманы майлыйбыз.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X