Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Розалия Ибраһимовадан «Груша в сиропе» рецепты

Розалия ханым Ибраһимова, әледән-әле үзенең тәмле рецептлары белән бүлешеп тора.

- Сөбеханаллаһ, быелгы җәйнең мул уңышына сокланып, көзләргә дә кереп барабыз. Дустым Гүзәл бакчасындагы груша агачының әнә шулай җимешләреннән сыгылып торган чагын төшереп алган идем. Аллаһыбызның рәхмәте булсын аңа, бөтен урамыбызга өләште. Мин " Груша в сиропе", ширбәтле буламы, шуны яптым, - ди автор.

Әчкелт, сусыл соң өлгерә торган груша, урталайга бүлеп, стер.банкаларга тутырып ун минутка кайнар су коеп торып, аннан суын түктем. 1 литрга 300 гр исәбеннән сироп ясап, ике тапкыр банкаларга салып алдым, кечкенә кисәк лимон, бөтнек салып яптым. Без балачакта кибеттә шундый ярты литрлы банкаларда груша сата иделәр, шул искә төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев