Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Розалия Ибраһимовадан әче » тәмле» тәмләткеч рецепты тәкъдим итәбез, дуслар

- Ел саен ясыйм, ашка салырга, манты ашаганда да бик тәмле, кыш көне бигрәк тә файдалы, чөнки пешермичә ясала, - ди автор.

500 гр помидор, 500 гр татлы борыч, 300 гр сарымсак, 200 гр әче борычны иттарткыч аша үткәрәбез. Шуңа 50 гр "Хмели-сунели" тәмләткече, 150 гр тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 50 мг сыек май салып яхшылап болгатабыз.

Кечерәк банкаларга тутырсаң яхшы, мин шул массага соңыннан бер таблетка аспирин изеп салам.Ул кабартмый, идән астында да яхшы саклана. Хәер, озак тормый, бик тиз бетә ул, тәмле булгач. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев