Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Романтик кичке ашка «Әфлисунлы күркә ите»

*күркә ите (филе) – 500 гр *әфлисун – 2 данә. *тоз *кош ите өчен үзегез яраткан тәмләткеч үләннәр *крахмал – 1 чәй кашыгы

Күркә итен тапыйбыз да, өстенә тоз һәм кипкән үлән сибәбез. Әфлисунның кабыгын кыргыч (терка) белән алабыз, ә әче ак өлешен пычак белән чистартабыз. Бер әфлисунны түгәрәк телемләп кисәбез, икенчесен пленкасыннан аралап, йомшак өлешен генә зур булмаган шакмакларга турыйбыз. Һәр тапалган ит кисәге уртасына бер түгәрәк телем әфлисун куеп, кырыйларын «конверт» кебек бөклибез (зубочистка белән беркетеп куйсагыз да була). Һәр конвертны аерым фольгага төреп, 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 20-25 минут пешерәбез.
Ул арада соус ясый торабыз. Моның өчен калган әфлисун йомшагын иләк аша үткәреп, шуңа тоз, уылган әфлисун кабыгы һәм тәменчә борыч өстәп болгатабыз. Савыт белән салмак утка куеп, 1 литр суда 3 аш кашыгы крахмал эретәбез һәм нәзек агымты белән болгата болгата шуңа кушабыз. Соус куерганчы утта тотабыз. Әзер күркә ите өстенә шул соусны салып ашыйбыз. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вкусно рецепты с фото индюжина с апельсином как приготовить мясо птицы