Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Прага» салаты ясыйбыз, дуслар

Тәмле булсын!

Ингредиентлар:

  • Тавык ите
  • Консервланган яшел
  • борчак
  • Маринадланган кыяр
  • Кишер
  • Йомырка
  • Төшсез кара җимеш
  • Башлы суган
  • Майонез

Әйберләрнең күләмен күрсәтмәдек, чөнки һәркем үзенә кирәк кадәр ясый.
Пешкән яки ысланган тавык итен җепселләргә аерырга, кыярны токмачлап турарга, йомырканы эре кыргычтан уарга, кишерне токмачлап турап үсемлек маенда кыздырырга. Ярымбоҗралап киселгән суганны су һәм аш серкәсе катнашмасында 20 минут маринадларга. Кара җимешне кайнар суда юып, дүрт өлешкә бүләргә яки саламлап турарга.


Салат түбәндәге тәртиптә катламлап ясала һәм арасына майонез сылана: тавык ите, суган, йомырка, кыяр, кишер, борчак. Өстен майонездан сетка һәм кара җимеш белән бизәргә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев