Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Помидорлардан кореяча «Пальчики оближешь» кабымлыгын ясау

Ингредиентлар: 2 кг. -Помидор 100гр -шикәр комы 100мл- 9 %лы серкә(уксус) 2 баш сарымсак 100мл көнбагыш мае 2 аш кашыгы тоз Берәр төрле яшел тәмлеткеч (мәсәлән, петрушка) 2 данә татлы борыч

Хәзерләү: 

Помидорларны дүрт өлешкә бүлеп, банкаларга салабыз. 
Чистартылган һәм кисәкләргә бүленгән татлы борычны, сарымсакны, шикәр комын, серкә, көнбагыш маен, тоз, петрушка яфракларын блендер савытына урнаштырабыз һәм барысын бергә әлеге җайланма ярдәмендә җентекләп ваклыйбыз. Шуннан соң барлыкка килгән кушылманы банкадагы помидорлар өстенә салабыз, капкач белән ныклап каплыйбыз. Банканы түбәнгә әйләндерәбез. Шул килеш кабымлыкны төнгелеккә суыткычка куябыз. Ә иртән банканы әйләндерәбез дә, әзер булган тәмлүшкәбезне татып, ләззәтләнәбез. 

Ашыгыз тәмле булсын!!! Лайклар куярга онытмагыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев