Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

ПИЦЦАНЫ ТАШКАБАКТАН

Әйдәгез, бу юлы пицца пешереп карыйк, булмаса! Әле күбегезнең ташкабактан аны авыз иткәнегез юктыр, мөгаен.

Кирәк була: ташкабак (кабачки) – 0,5 кг чамасы, он – 1 стакан, йомырка – 3 данә, камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель) – 1 чәй кашыгы, помидор, сыр, тоз, укроп-петрушка кебек яшел тәмләткечләр. Бәлки, башка төрләренә өстенлек бирүчеләр бардыр, тартынып тормагыз, кушыгыз.

Әзерлибез:
Кабачкины юып, эре угычтан уабыз.
Йомырка, тоз, яшел тәмләткечләрне салып, яхшылап болгатабыз. Он белән разрыхлительне дә өстибез. Камыр әзер.
Майланган табага камырны тигез итеп җәябез.
Камыр өстенә туралган помидор тезәбез һәм йомырка сарысы белән майлыйбыз.
Пиццаны 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә ярты сәгать тирәсе пешерәбез.
Пешеп җитәр алдыннан пицца өстенә сыр сибәбез һәм әзер булганчы духовкага тыгып алабыз.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев