Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Өйдә ясалган сыр

Кирәк булачак:

2 л сөт
0,5 л 20 процентлы  каймак
5-6 йомырка
1чәй кашыгы тоз

Сөтне кайнатабыз, оеткы ясыйбыз: йомыркаларны яхшылап туглыйбыз да каймак өстенә салабыз. Тозны оеткыга салсагыз да, сөткә салсагыз да ярый. Шунысы бар: 1 чәй кашыгы тоз  салганда сыр тозлырак була. Сөт кайнап чыккач,  оеткыны салып җибәрәбез дә 10 минут кайнатабыз. Шунда масса  эремчеккә һәм эремчек суына аерыла. Шуларның барысын да 4-5 кат  ясалган марля салфеткага салып,  бәйләп, суы агып беткәнче элеп куя­быз. Әзер массаны  савытка салып, өстенә пресс куеп торабыз.4-5 сәгатьтән сыр әзер. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гульшахида сунгатуллина

    Теги: Рецепты домашний сыр рецепты с фото сыр