Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Өйдә ясалган хәлвә

Чынлыкта, бу тәмле ризыкны әзерләве бик җиңел икән бит!

Эх, кечкенә чакта белгән булсак... Хәзер дә соң түгел, чөнки кибетнекенә  ниләр кушылганын белмибез, үзебез ясаганы барыбер сыйфатлырак та, тәмлерәк тә, очсызрак та булачак, безнеңчә.

Моның өчен түбәндәге продуктлар кирәк булачак:

*350 гр чистартылган көнбагыш орлыгы

*190 гр бодай оны

*150-200 гр шикәр комы

*берәр уч арахис (теләк буенча)

*125 мл су

*125 мл үсемлек мае

 

Әзерләү ысулы:

Көнбагыш орлыгын коры табада аз гына кызарганчы, гел болгатып торып, кыздырабыз. Онны да нәкъ шулай итәбез. Суынган көнбагыш орлыгын иттарткычтан ике - өч кабат чыгартабыз яки блендер ярдәмендә ваклыйбыз һәм тирән савытта он белән кушып яхшы итеп болгатабыз. Шикәр комы белән суны 5 – 7 минут кайнатып сироп ясыйбыз да коры катнашмага арахис (теләк буенча), үсемлек мае һәм сиропны да салып бутыйбыз. Азык пленкасы җәелгән яки майланган формага бушатып, берничә сәгатькә калдырабыз. Хәлвә әзер, тәмле булсын!   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепты с фото лучшие рецепты халва домашняя халва