Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

ӨЙДӘ КИБЕТНЕКЕННӘН ДӘ ТӘМЛЕРӘК ИТЕП КҮМӘЧ (БАТОН) ПЕШЕРИК ӘЛЕ

Әлеге рецепт буенча пешерелгән күмәч бик тәмле – йомшак, хуш исле, ап-ак эчле һәм юка гына алтынсу тышлы була.

Сезгә ошар дип уйлыйбыз.

Кирәк:

  • Он – 250 гр
  • Коры чүпрә – 6 гр
  • Тоз – 4 гр
  • Сыер мае яки маргарин – 30 гр
  • Сөт – 100 мл
  • Су – 50 мл

Өстенә сыларга:

  • Күкәй сарысы – 1 данә
  • Сөт – 5 гр

Әзерлибез:

Камыр басабыз һәм аңардан шар ясап 90 минутка җылы урынга куябыз. Кабат басабыз һәм 10 минут көтәбез. 5 өлешкә бүлеп һәрберсен турыпочмаклы итеп җәябез һәм рулет итеп ясап, кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. Ярты сәгатькә калдырабыз. Өстенә пычак белән сызымнар ясыйбыз, йомырка сарысы белән сөт катнашмасын өстенә сылыйбыз. 180 градуста 20-30 минут пешерәбез. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепты с фото лучшие рецепты выпечка вкусный хлеб

2
X