Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Өй шартларында ясалган сыр

Өй шартларында сыр ясау рецептлары күп хәзер интернет челтәрендә, ниндиләре генә юк. Мин үзем яратып ясый һәм балалар да яратып ашый торганын тәкъдим итим әле.

Алар кайткан җиргә ясап куям. 2 кг эремчек күмелерлек итеп сөт салып кайнатам , аннары марля аша сөзәм, ул саркыган арада табакка май салам, 50 гр тирәсе, мин өйдә ясалган сыер мае салам, эремчекне бераз таратып җибәрәм дә өч тугланган йөмырка салам. Аның өстенә бер аш кашыгына якын тоз, ярты аш кашыгы чәй содасы һәм ярты аш кашыгы уксус салып яхшылап болгатып торып, эремчек сузылып, келәйсыман хәлгә килгәнче пешерәм. Аннары целлофан пакет җәелгән кечерәк савытларга салам, алырга да җайлы, савыт та чиста кала.?Фотода аксыл күренә, ә болай сары төстә???

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК тэмле сыр ,мине дэ ойрэтте апам.ана Зур рэхмэт.Аллахы тэгалэ жизни бн икесенэ озын сэлэмэт гомерлэр бирсен!