Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Опятадан икра

Опята гөмбәсеннән ни генә пешерсәң дә, һәрвакытта да тәмле була, чөнки ул хуш исле. Димәк, без ясыйсы кабымлык та тәмлеләрдән. Әлеге рецепт белән майлы гөмбә, каен, ак һәм усак гомбәсен дә әзерләргә мөмкин. Гөмбәләр зур, артык өлгергән булса да ярый яки аларның аякларын гына да кулланырга була.

3 кг пешерелгән опятага кирәк була:

  • 1 кг - помидор
  • 1 кг суган
  • 5 аш кашыгы (өйми генә) - тоз
  • 70 мл - үсемлек мае
  • төелгән кара борыч - тәменчә


Алдан ук зур савыт әзерләп куегыз - анда яшелчәләрне һәм гөмбәне пешерәчәксез.
Башта тозлы суда гөмбәләрне 5-10 минут пешереп алабыз. Дуршлагка салып, салкын су белән юабыз да, башка продуктларның күпме күләмдә кирәк булачагын белү өчен, үлчибез. Аннары иттарткыч аша чыгартабыз. Помидорларны, шулай ук, иттарткыч аркылы, башка савытка чыгартырга. Суганны чистартып, вак итеп турыйбыз.

Табакка майны салабыз һәм суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. аның янына помидор һәм гөмбәне кушабыз, яхшылап болгатабыз. Тозлыйбыз-борычлыйбыз һәм массаны кабат болгатабыз.

Катнашманы акрын утта 30 минут пешерәбез, төбе көймәсен өчен даими болгатып торабыз.

Әзер икраны стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, капкачлап куябыз.

Полиэтилен капкач белән дә ябарга була, әмма банкаларны суыткычта сакларга һәм тиз арада ашап та бетерергә кирәк булачак. Ә инде кышка саклыйсыгыз килсә, калай капкач белән боргычлап, калын әйбергә төреп, суынганчы тотыгыз. Салкынчарак урында сакласагыз яхшырак.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев